ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 февраль 2018, 11:12

Мәдәният министрлыгыннан курчаклар

Район үзәк китапханәсе гадәти булмаган бүләк алды

БРның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, үткән көз районга килеп, район үзәк китапханәсендә булды һәм курчаклар музее белән танышты. Әминә Ивниевнаны төрле милләт киемнәрендәге курчаклар сокландырган. Шушы көннәрдә китапханә хезмәткәрләре республика мәдәният министрлыгыннан посылка алган. Эчендә тоташ дөньядан төрле халыкларны чагылдыручы уннан артык курчак. Алар арасында фарфор япон кызы, керамик индус һәм һинд кызы, киездән чигелгән башкорт кызы, кытай, мари, чуваш, башкорт, белорусс костюмнарында курчак-матрешкалар, шулай ук касәдән чәй эчүче чүпрәктән тегелгән әби белән бабай.
– Музей коллекциясен шундый бүләк белән тулыландыру безнең өчен зур хөрмәт, – ди МКДЦ директорының халыкны китапханә хезмәтләндерүе буенча урынбасары Гөлнара Вәлиева. – Музейда кул белән эшләнгән йөздән артык курчак. Аларны тоташ районнан җыйдык, ә алар өчен милли костюмнарны үзебез тектек.
Читайте нас: