ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 февраль 2018, 10:57

Яулаган үрләрне югалтмыйча

Үткән ел нәрсәсе белән игътибарга лаек?

Үткән елда мәдәният өлкәсендә җирле әһәмияттәге генә түгел, ә республикада уңышлы чаралар байтак булды. Район халкының югары сәнгатькә җәлеп ителү өчен яхшы мөмкинлеге бар иде. Узган елда башкарылган эшкә йомгакны мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Ибраһимов белән ясыйбыз.
– Ринат Әдисович, үткән елда мәдәният учреждениеләренә оптимальләштерү җиле кагылмадымы?
– 2017 елда район буенча бер авыл мәдәният йорты, авыл клубы яки китапханә ябылмады. 85 учреждениедән торучы челтәр тиешле режимда эшләвен дәвам итә.
– Узган елгы уңышларыгыз турында сөйләгез әле.
– Бик күп чагу вакыйгалар – күргәзмә, иҗади конкурс, фестиваль, театр премьералары булды. Аларга 424 меңнән артык район халкы килде. Ф. Ихсанов исемендәге «Моңга бай гармун бәйрәме» республика конкурсы югары дәрәҗәдә үтте. Фәнәви Салиховның юбилеен билгеләгәндә, яңавыллылар Башкорт опера театрының аерым башкаручылары катнашлыгында «Кодаса» опера спектаклен карый алды. Тәтешле һәм Яңавыл районнарының иҗади коллективларының алмашу концертлары булды. Иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләренә акчалата бүләк тапшыру конкурсында катнаштык, аның барышында Карман авыл модельле китапханәсе - 100 мең, Прогресс авыл клубының мәдәни оештыручысы Л. Зарипова 50 мең сум грант алды. 12 халык һәм бер үрнәкле коллектив «Дуслык гөлләмәсе» Республика фестивале кысаларында исемен раслады...
– Матди-техник базаны яңарту дәвам итәме?
– Әйе, мәдәният учреждениеләренең кыяфәте һәм җиһазланышы яхшыра. Байтак авыл мәдәният йорты һәм клубларында махсус җиһазлар яңартылды һәм сатып алынды, мәдәният учреждениеләренә 4,4 млн.нан артык суммага капиталь һәм агымдагы ремонт ясалды. Монда безгә күбесенчә «Бердәм Русия»нең «Чын эшләр» проекты ярдәм итте. Аның акчасына Яңа Уртавылда җылылык системасы, Ямады, Орловкада һәм Иске Көектә тәрәзә, Нәнәдедә түбә алыштырылды. Ижбулдыда музыка җиһазы алдылар. Сандугач, Истәктә күләмле эш башкарылды, Шүдиктә - фойе, Прогресста - түбә, тамаша залында түшәм һәм идән, Карманда капиталь ремонт үткәрелде. Быел шулай ук тарихи-туган як музеенда экспозицияләрне яңарту планлаштырыла.
– Шулай да әлегә бөтен проблемалар хәл ителмәгән?
– Кызганычка каршы, сәнгать мәктәбендә һәм мәдәни-ял үзәгендә яшь белгечләр җитмәү проблемасы бар. Авылда белгечләрнең түбән белем дәрәҗәсе борчый. Күп кенә учреждениеләр янгын хәвефсезлеге чаралары белән тулысынча тупланмаган. Тагын бер проблема – республика, төбәкара конкурс һәм фестивальләрдә катнашырга бару өчен транспорт юк. Бу проблемаларны башланган елда хәл итәчәкбез.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Читайте нас: