ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 февраль 2018, 10:08

Февраль, коймак, бичуралар...

Яңавылда кышны озаттылар. Икеләтә

Халык бәйрәме – Май чабу шәһәрнең үзәк мәйданында якшәмбе көнне узды. Тантана нәкъ көндез башланды.
Шәһәр хакимияте башлыгы Фирдәвес Миндияров барлык яңавыллыларны бәйрәм белән котлады, иң яхшы карачкы авторларын бүләкләде. «Ял ит, халык, – Май Чабу җитте» исемен алган конкурста районның 32 коллективы катнашты, 7 санлы балалар бакчасы җиңү яулады.
Җыелучыларны район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Рәфит Әнвәров тәбрикләде. Аңа театрлаштырылган тамаша геройлары Яз һәм Матрешка булачак уңыш орлыгын тапшырды. Катнашучылар арасында кире юнәлеш персонажлары – Урман иясе, ахирәтләре белән Бичура да бар иде, ләкин аларга зур кунаклар белән сәхнәдә аймылыш булырга туры килде.
Йола буенча бәйрәмне оештыручылар аны барлык яшьтәгеләр өчен кызыклы итәргә тырышты. Иң кечкенәләргә мәзәк конкурслар, эстафеталар әзерләнгән. Мәйданда коймак, чәй генә түгел, ә теләүчеләргә хуш исле шашлык, тәм-томнар, ризык белән дә сыйланырга мөмкин иде.
Сәхнәгә Яңавылдан, Орловка, Рабак, Шүдик, Сусады-Ябалак, Иске Вәрәш авыл мәдәният йортларыннан, Барабановка һәм Зайцево авыл клубларыннан үзешчән артистлар, башка талантлар чыкты. Аннан халык көйләре һәм төрле этнос җырлары яңгырады.
Спорт яратучылар өчен дә иркенлек булды. Май чабу-2018нең иң яхшы спортчыларында кыскача гына тукталыйк.
Гер спортында Айнур Имамов (егетләр арасында), Руслан Гыйлаҗев (ирләр), А. Сәлимгәрәев (ветераннар) һәм Эльвира Баязитова (кызлар) җиңү яулады. Кул көрәшендә Идел Талипов, Айнур Имамов, Марсель Муллаяров, Лариса Закирова яхшы нәтиҗә күрсәтте. Авырлык күчерүдә Булат Закиров, Наил Закиров җиңде. Штанга күтәрүдә – Руслан Арсланов, Азамат Әхсәнов. Аркан тартуда составында Ильяс Галиуллин, Даниил Фәтхетдинов, Айнур Имамов, Әмир Гаянов, Антон Анкутдинов булган команда беренчелек алды.
Безнең районда кышны төп озатудан алда булган башка Май чабу бәйрәме турында да берничә сүз әйтергә кирәк. Яңавыл станциясендә җомга «Содружество» компаниясе барлык теләүчеләрне коймак һәм чәй, кайнатма һәм бал, шулай ук акцияләр белән көтте: берсендә теләүчеләргә яңа хезмәтләр турында сөйләделәр (мобиль кушымта), башкасында пассажирлар теләге буенча юлга китап алырга мөмкин иде. Ассортимент, әйткәндәй, бай булды – көндәлек киң кулланыштагы китаплар белән беррәттән XIX гасырның рус классикасына да урын табылган.
Читайте нас: