ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

Изге гамәл...

«Хәят» тамашачыга яңа премьера тәкъдим итте

«Хәят» Яңавыл татар халык театры «Изге гамәл» исемле яңа спектакль белән сөендерде. Аның гадәти булмаган куелыш икәнлеген әйтергә кирәк. Декорацияләр тәэссоратландырды – сәхнә өстендә калкып торучы идән һәм шунлыктан һавада аның читләре буенча «очып йөрүче»мебель белән авыл йорты күренеше. Спектакльдә проектор куллану, бәлки, инде яңалык түгел, әмма бу идея дә – тамашачыны өлкән гаилә парының «аклы-каралы» үткәненә күчерү – бик урынлы.
Бу быел «Хәят»нең беренче премьерасы.
Тамашачыларның күз карашы сәгатьтән артык ике актер – Җәүдәт Хәкимов һәм Мәүлиха Хәмзинаның искиткеч уйнавына җәлеп ителде. Видео-хатирәләрдә яшьләрне Альмир Кәлимуллин һәм Гөлчәчәк Харрасова уйнады. Һәр тамашачы трагикомедияне үзенчә кабул итте. Яки бөтенләй кабул итмәде. Югалткан бәхет, ирешелмәгән гаилә кыйммәтләре; гомернең ничек узуын сизмичә, матди иминлек тупларга ашыгабыз... Бөтен нәрсәгә: бер-берең турында хәстәрлек күрергә, балалар үстерергә, яратырга вакыт бирелә. Хәтта: «Мин сине яратам», – дип әйтергә дә.
«Хәят» соңгы арада юбилейлы даталар белән тулы – театр режиссеры Салават Хәмзинның 50 яше (ул чирек гасыр гомерен театрга багышлаган), шулай ук актер Җәүдәт Хәкимовның 70 яше. Бу көнне аларның адресына хезмәттәшләре һәм кунаклардан байтак җылы сүзләр яңгырады, күп җырлар башкарылды, шул исәптән Җәүдәт Фатих улының «юбилярдашы» белән дуэтта башкарылган «50 (70) булса да, картаймый күңел» дигән яңа җыры. Спектакльгә килгән тамашачылар өчен аның ахырында тантанада булу күңелгә ятышлы көтелмәгән хәлгә әверелде.
Салават Хәмзин, «Хәят» Яңавыл татар халык театры режиссеры:
– «Изге гамәл» – юбилейлы куелыш. Бүген театрда ике труппа: өлкәннәр һәм активлашып баручы яшьләр уйный. Якын киләчәктә яңа премьералар көтеләме? Әйе, уйлар бар. Ләкин зур булмаган интрига саклаячакбыз. Җитди темага спектакль куярга планлаштыруыбызны гына әйтә алам.
Читайте нас: