ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

Үз эшенә гашыйк

И. Миңнегәрәева мәдәнияткә 24 ел гомерен багышлаган

«Югдон»ның оештыручысы, бик актив һәм дәртле кеше, – диләр район мәдәният идарәсендә Иске Вәрәш авыл мәдәният йортының жанрлар буенча белгече Инна Миңнегәрәева хакында. – Күңел биреп эшли. Башкаларга дәрт бирә белә һәм аның янәшәсендә битараф калырга мөмкин түгел. Ул максатка омтылучан кеше, клуб эшенең һәрвакыт яңа, кызыклы төрләрен эзләүдә.
Активлыгы һәм тынгысыз холкы Иннаны 1994 елда мәдәният өлкәсенә китергән. Мәктәп эскәмиясеннән сәхнәдә чыгыш ясаган һәм авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе вакансиясе бушагач, уйлап та тормыйча гариза язган. Ул мәлдән 24 ел узган.
– Мәдәният хезмәткәрләре арасында шундый фикер бар, – дип сөйли Инна Рәхимҗан кызы. – «Әгәр дә кеше мәдәният эшендә ике ел үткәрсә, бу гади хезмәткәр, әгәр биш ел икән – ул инде чын хезмәткәр, ә әгәр дә ун ел булса – фанат». Мин нәкъ шундыйлардан.
Инна Миңнегәрәеваның сценарийлары, уйлары авылдашлары өчен кабатланмас бәйрәмгә әверелә. Жанрлар буенча белгеч халыкның бик актив булуыннан, барлык башлангычларда ярдәм итүеннән, теләп конкурс һәм фестивальләрдә катнашуыннан канәгать. «Югдон» халык фольклор ансамбле Яңавылның абруен никадәр күтәрүен исегезгә төшерү артык булмас. Безнең герой аның иң яңгыравык тавышлы һәм актив әгъзаларыннан берсе. Ул искиткеч хуҗабикә дә. Ире Андрей белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Өлкән кызлары Яна спортчы һәм сылу бала, Башкорт дәүләт аграр университетының өченче курсында укый, улы Рубен электрчы һөнәрен сайлаган, кечесе Максим быел беренче сыйныфка бара. Миңнегәрәевлар күптән түгел яңа йортка күчкән.
– Хезмәтем тынгысыз, гаилә ярдәм итмәсә, яраткан эшемә шулкадәр еллар багышлый алыр идемме икән, – ди Инна Рәхимҗан кызы.
Шундый һөнәр бар – кешеләргә шатлык, кәеф бүләк итү. Беренче карашка, бу эш җиңел булып тоелырга мөмкин. Чынында исә ул бирелеп эшләү, сөю, энергия, фантазия таләп итә. Ә Инна Миңнегәрәевада бу сыйфатлар артыгы белән.
Читайте нас: