ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2018, 10:18

Артистлылык, илһам, милли төсләр

«Төньяк балкышы»–«Северное сияние»телеконкурсының алтынчы этабына йомгак ясалды

Район хакимияте башлыгы призына «Төньяк балкышы»–»Северное сияние» балалар үзешчән иҗаты район телеконкурсының алтынчы сезонына йомгак ясалды – пәнҗешәмбе МКДЦда җиңүче һәм призерлар катнашлыгында гала-концерт үтте.
Конкурсантлар, аларның ата-аналарын, дәү әни-дәү әтиләрен, дусларын, ахирәтләрен, сыйныфташларын, балалар иҗаты һәвәскәрләрен сирәк бәйрәмнәр генә бер көнне бер бинада җыярга сәләтле. «Төньяк балкышы»– «Северное сияние» телеконкурсы үткән сезоннарда районның күпсанлы балалар конкурслары арасында үз урынын яулый алды. Аны оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсе югары – катгый жюри яхшылардан-яхшыларны сайлап ала, яңа сезонда көчен сынарга теләүчеләр аңа әлегесе тәмамлангач та әзерләнә башлый.
Быелгы этап үткәннәреннән күп нәрсәсе белән аерылып тормады. Номинацияләр, ә алар барлыгы алты, шулай ук үзгәрешләр кичермәгән. Күпләр конкурста сезон саен катнашып, яңа исемнәргә ирешә. Алар танылган һәм талантлы. Монысында яңа берәмлекләрнең дә катнашырга теләк белдерүе сөендерде. Бу Яңа Уртавыл һәм Максим авылларыннан ике бию ансамбле, сәнгать мәктәбе, Пионерлар һәм укучылар йортыннан вокалчылар һәм музыка уен коралларында башкаручылар һәм бөтенләй яшь катнашучылар Марсель Мөхәммәдиев, Релияна Мөхәммәтдинова, Роман Хаҗипов, шулай ук гаилә дуэты Карина һәм Эрнест Ялдаевлар. 14 конкурсант төрле номинацияләрдә җиңүче исеменә лаек булды, 8е өченче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде, 7се – икенче һәм 7 номер – беренче дәрәҗә.
Р. Гәрәев исемендәге мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Аэлита Азина «Төньяк балкышы»–»Северное сияние» балалар үзешчән иҗаты телевизион конкурсында гран-при яулады. Аңа 15 мең сумга сертификат һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Аңлатмалар
Ринат Ибраһимов, жюри рәисе:
– Балалар шулай ук миниатюра, скетч, спектакльдән өзекләр күрсәтә алсын өчен киләсе елдан конкурска «театраль ремарк» кертергә планлаштырабыз. Конкурсны үткәрү вакыты да яңадан каралачак.
Аэлита Азина, гран-при-2018 иясе:
– Бу уңышка озак һәм тырышып бардым, конкурсның һәр сезонында катнаштым. Быел үземә ышандым. Минем өчен тавыш биргәннәрнең барысына да, педагог Халисә Исламгали кызына, туганнар һәм дусларның ярдәменә рәхмәт. Гомеремне музыка белән бәйләргә хыялланам.
Альбина Галимова, Яңа Уртавыл авылы мәктәбе директорының тәрбияви эшләр буенча урынбасары:
– «Ихлас» бию коллективы белән конкурста катнашырга күптән хыялландык. Быел тәү тапкыр чыгыш ясадык, һәм беренче коймак төерле булмады. Сайлап алу, телевизион турларны үттек һәм «Артистлылык өчен» номинациясендә җиңүче дип танылдык. Шулай ук безнең кашыкчылар ансамбле уңышлы чыгыш ясады, өченче дәрәҗә лауреат булды.
Читайте нас: