Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 апрель 2018, 16:17

Салават Фәтхетдинов: «Юбилей сезонына әзерләнәбез»

Редакция кунакханәсендә

Ул бик сирәк интервью бирә. Салават Фәтхет-
диновның Яңавылдагы чыгышы алдыннан «ЯТ» сорауларына җавап бирергә ризалашуын уңай туры килде, дип әйтергә мөмкин.
– Салават Зәкиевич, ун елдан артык сез концерт белән Яңавылга килмәдегез? Моның сәбәбе бармы?
– Мөгаен, әйе, анык кына искә төшерә алмыйм. Чыгышлар географиясе киң һәм еш кына кечкенә шәһәрләр графикка сыймый. Быел район мәдәният идарәсе үзе бәйләнешкә чыкты. Мин ризалаштым, ләкин графиктан Нефтекама сызып ташланды.
– Милләт тоткасы өч терәк: тел, мәдәният һәм дин. Сез бу караш белән ризамы?
– Мин, динне беренче урынга куяр идем. Ләкин тел дә мөһим, чөнки ансыз мәдәният тә, дин дә юк. Ике чыбыктан үрелгән камчыга караганда, өчтән үрелгәне күпкә ныграк, тел, мәдәният һәм дин һәр милләтнең ныклы нигезен тудыра. Артист буларак, җыр аша халык мәдәнияте чисталыгы өчен көрәшүебезне өсти алам. Мелизм, чын халык җырлары турында фикер йөртмәгән, бар нәрсәне рәттән тыңлаган кеше кызганыч. Һәм нәтиҗәдә: тамашачы дәрәҗәсе түбән булган саен, шулкадәр күбрәк талантсызлар сәхнәгә омтыла. Бүген эстрадада андыйларның күплеге таң калдыра. Шушы ямьсез күренешнең күпме сакланачагын белмим, халык соңрак төшенер, дип ышанам.
– Ягъни, татар эстрадасы позициясен яхшыртасы бар, дип исәплисез?
– Әйе. Мин уникенче ел Казан мәдәният һәм сәнгать университетында эстрада артистлары кафедрасы мөдире, шушы еллар эчендә сәләтсезлек белән көрәшәм. Башкортстанның бу юнәлештә көчлерәк булуын билгелисе килә, биредә халык җырларына ярдәм итү өчен бик күп эшләнә.
– Сезне принципиаль кеше диләр...
– Чиктән тыш, дип уйлыйм, бу сәламәтлектә чагыла. Үземдә ошаган нәрсә – бу даимилек. Гаилә, һөнәр, яшәү урыны, телефон номерына кадәр бары тик бер генә.
– Сез чалымлы кешеме?
– Бик. Мин «Уң яңагыңа суксалар, сулын куй» дигән фикер белән килешүчеләрдән түгел. «Сиңа таш аткан кешегә, шулай ук җавап кайтарырга кирәк» – бу нәкъ минем принциплардан берсе. Гамьсезләрне кемдер урынына утыртырга тиеш бит. Якыннарының кайгысына шатланучы, һәм башкалар бәхетеннән көнләшүчеләрне очраттым. Юрий Никулинның мондый сүзләре бар, диләр: «Явызларга беркайчан да үч итмәгез, бәхетле булыгыз, һәм алар моны күтәрә алмаячак». Шәп бит? Концертларда тамашачы белән матур сүз өчен түгел, ә әхлаклылыкны арттырырга, кеше безнең очрашудан үзенә файдалы нәрсә алып китсен өчен йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйлим.
– Ачык шәхес булу йөдәтмиме?
– Беркайчан да моңа игътибар итмәдем һәм итмим дә. Ничек бар, шундый мин. Мисалга, кибеткә галош киеп бара алам. Кемнең-кемдә кысылышы бар?
– Сезнең өчен сәхнәдән соң икенче урында...
– Спорт. Мин – автоузышчы. Хәер, бу бик куркыныч һәм чыгымлы спорт төре. Аның буенча өч тапкыр Русия чемпионы булдым. Улым Рөстәм шулай ук узышка тартылды, һәм яхшы гына уңышлары барлыгын билгелим. 18гә кадәр яшь категориясендә, 14 яшьтә генә булуына карамастан, ул дөнья чемпионы. Тиздән Грозныйда халыкара автоузышлар башлана, анда Русиянең байтак төбәгеннән спортчылар катнашачак, икебез дә әзерләнәбез.
– Шәһәр ыгы-зыгысына өйрәнә алдыгызмы?
– Анда яшәү өчен корыч нервы кирәк. Мисалга, Уфа, Мәскәүдә яши алмас идем, анда тавыш күп. Ә Казан - тыныч. Шәһәр читендәге өйдә яшибез һәм аны яратабыз. Офис та биредә үң урнашкан. Ерак түгел вольер бар, анда тәвә кошы, тавык, сыер асрыйбыз, хәтта аю да бар. Үзенчәлекле шәхси зоопарк кебек.
– Киләчәккә планнарыгыз, мисалга, хаклы ялга чыккач?
– Артистлар пенсиягә чыкмый, ә өлкәнәя генә. Аллаһы боерса, әле сәхнәне ташларга җыенмыйм. Утызынчы юбилей сезонына әзерләнәчәкбез.