ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+20 °С
Ясно
VK
Мәдәният һәм сәнгать
6 Апреля 2018, 05:00

Тормышта әһәмиятле һәм югарырак кыйммәтләр бар

«Нур» театры «Тыкрыкта булды бу хәл» комедиясен тәкъдим итте

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа «Нур» татар халык дәүләт театрының күңелле, үткен юмор һәм чын хисләр белән тулы «Тыкрыкта булды бу хәл» дигән спектакле мәдәни-ял үзәгендә тулы зал җыйды.
...Бу тыкрыкның ике ягында яшәүче күршеләр тарихы. Аларны чик кенә аерып тормый – Садыйк һәм Фәһим күп еллар бер-берсенә карата ачу саклап яши. Күршеләрнең дошманлашып яшәве, аларның балалары үсеп, бер-берсен яратуы белән Капулетти һәм Монтекки тарихын хәтерләтә. Ләкин язучы-сатирик Зөлфәт Хәким спектаклендә тарих фаҗигага әверелми. Киресенчә, тамашачы ике сәгать дәвамында туктамыйча көлде.
Тапкыр гашыйклар ата-анасын бөтенләй көтелмәгән ысул белән дуслаштыра алды – алар өйләренә үзләренең сөйгән яры дип кара тәнле кеше алып кайта, соңрак ачыклануынча – алар Казан шәһәреннән дуслары булып чыга. Һәм ата-ана аңында акрынлап чын-чыннан үзгәреш барлыкка килә – алар, кечкенә ызгыш һәм ачуларга караганда, тормышта әһәмиятлерәк һәм югарырак кыйммәтләр турында уйлана башлый....
Куелышның мавыктыргыч сюжетын, искиткеч актерлык уенын рәхмәтле яңавыллылар көчле алкышлар белән бәяләде.
Читайте нас