ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
24 апрель 2018, 13:09

Совет заманындагы кебек

«Китапханәләр төне» үтте

Апрельдә ел саен тоташ ил буенча «Китапханәләр төне» үткәрелә. Яңавылда ул 20 апрельдә узды. Модага ныклап үтеп кергән Советлар Союзы чорын сагынуны «Китапханәләр төне-2018»нең төп темасы дияргә мөмкин. Акциядә катнашучыларның байтагы яшь булуы сәбәпле, ул чакларны күрә алмады, шулай да, заманча тел белән әйткәндә, СССР – бик җәлеп итүчән бренд.
Район үзәк китапханәсендә «Совет буфеты» ачылган, «газировка»лы автомат муляжлар урнаштырылган, кунакларны кызыл галстук таккан пионерлар каршылады.
«Мы танцуем джаз», «Синий иней», «Черный кот» ... Акция вакытында шул һәм башка җырлар урындагы талантлар башкаруында яңгырады. Романска да урын табылды.
Йола буенча, сүзнең иң яхшы мәгънәсендә театральлектән тыш та булмады. Тамашачы хөкеменә Иван Тургеневның «Месяц в деревне» комедиясеннән өзек күрсәтелде.
Яшь катнашучылар өчен «Угадай ретро-хит» музыкаль конкурсы гадиләрдән булмады. Моннан тыш, теләүчеләр фотокүргәзмәне карый, өстәл уеннарында катнаша алды. Аларның игътибарына шулай ук сәйлән үрү, оригами, сынлы сәнгать һәм хәтта Рубик кубигы җыю буенча мастер-класслар тәкъдим ителде.
Акцияне оештыручылар «Удмуртская книга. Стоп-кадр» республика конкурсы, «Гаилә белән китап уку йолалары» район конкурсында катнашучыларны бүләкләде.
Аеруча актив китап укучылар билгеләнде. Атап әйткәндә: Эльза Гыйлемшина, Әлфир Садыйков, Фәнзилә Хакова, Ралина Сәлахова, Элина Фәррахова, Анжелика Апсаликова. Ахыргы өлештә «Китапханәләр төне-2018»кунакларын караоке, дискотека (аннан башка ничек инде!), шулай ук «Операция «Ы» и другие приключения Шурика» Совет киношедеврын карау көтә иде.
Читайте нас: