ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
27 апрель 2018, 12:13

Алар йөрәктә иҗади дәртнең мәңгелек утын йөртте

Кәүсәрия Шәфыйкова һәм Рәдиф Тимершин безгә бай әдәби мирас калдырган

Үткән яз, нәкъ май башында, ике күркәм якташыбыз: үткен каләмле язучы Рәдиф Тимершин һәм Корчагин язмышлы шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкованың йөрәге тибүдән туктады. Аларның якты дөньядан китүе турында каләмдәшләре болай дип язды: «Кырау сукты». Ләкин без, икесенең дә талантын хөрмәтләүче һәм иҗатын эчкерсез сөючеләр, узган ел май аенда аларның гомер сәгате генә вакытны санаудан туктавына ышанып яшибез, ә исемнәре йөрәктә мәңгегә сакланыр. Бу ике шәхес, талантлы якташларыбыз республиканың әдәби күк йөзендә чагу эз калдырды. Бүген Кәүсәрия Шәфыйков белән Рәдиф Тимершинны якыннары һәм туганнары искә ала.
Корчагин язмышлы шагыйрә
Илгизә Сафина, Кәүсәрия Шәфыйкованың сеңлесе:
– Безнең яшь арасы ел ярым. Аның йөргәнен хәтерлим, дөрес, авырлык белән, карават, урындык читенә тотынып. Ә арытаба аяклары тотмый башлады. Әти-әни апаны күп табибларга йөртте, ләкин нәтиҗәсе булмады. Ижбулдыдан фельдшерның әнигә: «Бу Америка президенты Рузвельтның авыруы, дәваланмый», – дип әйткәнен хәтерлим. Республика дәваханәсенә операциягә салганда, апага унике яшь иде, аягында сигез сеңерне тарттырдык, диделәр. Хәзер моның медицина йолдызлары өчен үзенчәлекле эксперимент булганын аңлыйбыз. Апаны дәваханәдән тулысынча гипста алып кайттылар. Эксперимент уңышсыз булды – аяклары үсүдән тукталды.
Кәүсәрия балачактан талантлы булды. Бөтен нәрсәдә. Үтүк ватылса – көйли алды, мине күлмәк тегәргә, җиңен утыртырга, чәчәкләр үстерергә өйрәтте. Бармаклары каләм тота алганда, язды, рәсем төшерде. Әни үлгәннән соң куллары эшләми башлады, аның өчен бу стресс булды. Соңгы 28 елда апаның уң кулының баш бармагы гына эшләде. Һәм хәтта шундый хәлдә, ул ноутбукны үзләштерә алды, каләм буенча дуслары белән языша, аларны туган көннәре белән котлый, беркемне дә онытмый иде.
Мин аны иркә апа дип йөрттем. Балалар һәм оныклар да шулай дәште, апага ошый иде. Балаларны бик яратты. Исәнбайда яшәгәндә, күршедәге сабыйлар белән мәш килде. Минекеләр өчен икенче әни булды, алар белән уйнады, төрле хайван сыннарын кисте, байтак нечкәлекләргә өйрәтте. Бездә авырлык туса, нык борчыла, ярдәмгә барысыннан ныграк үзе мохтаҗ булса да, ярдәм итү өчен кирәкле сүзләр таба белде.
Ул тормышны яратты. Хәтта вафатына берничә көн кала, бу 1 май алдыннан иде, аңа корсет кидерүләрен үтенде, шәһәр мәйданында бәйрәмне карарга теләвен белдерде...
Дилә Булгакова, шагыйрә, Башкортстанның язучылар Берлеге әгъзасы:
– Бер альманахта Кәүсәрия белән минем шигырьләр чыккач, аның турында Муса Сираҗиның сөйләвен хәтерлим. «Сиңа аның белән танышырга кирәк, сез охшаш», – диде. Күчтәнәч алдым да Исәнбайга чыгып киттем. Бу җәй көне иде. Тоташ юл буе яңгыр чиләкләп койды. Юл начар, ә мин үкчәле туфлидә. Атларга авыр. Шул вакытта уйладым: «Кәүсәрия авыру сәбәпле, беркайчан да бу юллардан йөри алмаган, ә мин, сау-сәламәт, үтә алмыйммы?». Туфлине салдым һәм тоташ өч километрны ялан аяк үттем. Мине бик яхшы каршы алдылар, ул вакытта әле Кәүсәриянең әти-әнисе исән иде. Шулай безнең очрашулар ел саен булды, ул иң якын һәм чын ахирәтемә әверелде. Кәүсәрия белән Рәфиснең (Мөхәммәтдинов, шагыйрь - ред.) никахына килдем.
Кәүсәриянең таланты Ходай тарафыннан бирелгән. Бөтен күңеле белән яраткан туган авылы Исәнбайда җирләнүенә бәхетле ул. Аңа багышланган шигыремдә шундый юллар бар: «Күз карашы белән тәсбих саный». Ул шигырьләре аша дөнья белән сөйләшә, гади кешеләрнең төшенә дә кермәгән көнкүреш чикләренә күңеле белән кагыла иде.
Кәүсәриянең җаны оҗмах бакчасындагы Кәүсәр чишмәсе янында, һәм ул физик авырту да, күңел газабы да кичерми, дип ышанасы килә.
Рузина Сәлимова, Рәфис Мөхәммәтдиновның апасы:
– Рәфис һәм Кәүсәрия бер бөтен булды, алар бер-берсенә ярдәм итеп, тулыландырып торды. Үзләре арасында проблемалар турында сөйләшмәделәр. Аларны иҗат берләштерде. Икәүләп яңа шигырьләрен тикшерделәр, план кордылар, чараларга йөрделәр. Кәүсәрия иреннән калып, өч ел яшәде. Ул вафат булгач, бик сагынды. Аны караучы хатын-кызлар һәр иртәдә Рәфискә багышланган җыр куюны үтенүен әйтә иде.
Якыннарым гына түгел, ышанмасын читләр дә
Филзә Гафуровна, Рәдиф Тимершинның хатыны:
– Ул 70 яшен билгеләде генә, зур иҗади планнар белән яшәде, яңа китабын бастыруга әзерли иде. Үлеме көтелмәгән хәл булды. Аны хөрмәтләп Мәсәгуттә – туган авылында җирләдек (Рәдиф шулай теләде). Иремне җирләүдә ярдәм күрсәткән өчен авыл халкына, Яңавыл районы хакимиятенә рәхмәтлемен.
Рәдифнең шигъри таланты аңа әнисе Зөлкадә Мифтах кызыннан күчкән, ул хәтта гади әңгәмәдә рифма белән сөйләште. Әтисе Мәхмүт Кашап улы үткен телле, шаяртырга яратты. Башкорт дәүләт университетына укырга кергәнче үк, Рәдиф Башкортстан әдәбиятчылары арасында ярыйсы гына танылган шәхес иде. Вузда «бишле»гә укый, югары стипендия ала, студентларның җәмәгать тормышында актив катнаша. Факультетның стена гәзите мөхәррире була. Юлбашчының 100 еллыгына Рәдиф тарафыннан төшерелгән Ленинның төсле портретын күреп, факультет деканы Марат Зәйнуллинның таң калуы турында сөйли иделәр. Талантлы кеше һәрьяклап талантлы. Ул баянда уйнады, шахмат яратты, студентлар үзешчәнлегендә катнашты. Бишенче курста укыганда, Язучылар берлегендә аның балалар өчен язылган шигырьләр җыентыгын тикшерү үтте. Тиздән бастыруга ризалык бирделәр, китапны рус теленә дә тәрҗемә иттеләр. Арытаба ул балалар өчен тагын дүрт китап бастырды. 1970 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлады. Һөнәри эшчәнлеген «Һәнәк» журналында башлады, арытаба Уфа шәһәренең башка редакцияләрендә дә эшләде. Күләмле унөч китабы дөнья күрде. Күп кенә җыентыкларда, альманахларда бастырылды, филармония артистлары өчен сатирик монологларны актив язды. Тәрҗемә белән шөгыльләнде. Соңгы эшләренең берсе – Италия философы һәм шагыйре Джордано Бруно хакында. Без аны Рәдифнең соңгы китабына керттек. Ә хаклы ялга чыккач аны кабаттан «Һәнәк»кә чакырдылар, моңа тормыш иптәшем бик сөенде. Һәрвакыт анда кайту теләге барлыгын белдерде. Редакциядә 2016 елның октябренә кадәр эшләде. Рәдиф тормышта тыныч иде, беркайчан тавыш күтәрмәде, барысына да ихтирамлы булды. Матурлыкны үз итте һәм талантлы кешеләрне хөрмәтләде. Хата эшләсә, гафу үтенергә кыенсынмады.
Вакыт аның образын, уй һәм эшләрен, йөрәктә калдырган чагу эзен хәтердән юарга сәләтле түгел. Истәлек белән яшим, өлгермәгән эшләрен тәмамлыйм. 75 еллыгына багышланган яңа китап чыгару өчен кыш буе әсәрләрен җыйдым. Китап инде Башкортстанның Язучылар берлегендә хупланды.
Камил Фазлый, сатирик-шагыйрь, БР һәм Русия Язучылар берлеге әгъзасы, Ф. Кәрим исемендәе премия лауреаты:
– Яз көне еш кырау төшә. Барысы да җанлана, яшәрә, умырзаялар чыга, ә иртәнгә аларны кинәт бәс һәм боз каплый. Табигатьнең үз законнары. Көтмәгәндә кырау суккан умырзаялар, тиздән җанланыр. Ләкин кеше тормышында андый хәл юк. Үткән елгы яз Рәдифне алып китте. Әлегә кадәр йөрәктә югалту сагышы тынмый.
Аның «Бәхетле үлем» исемле соңгы шигырьләренең берсендә мондый юллар бар:
«Үлсәм – көтелмәгән хәбәр
Булсын иде күпләргә.
Якыннарым гына түгел,
Ышанмасын читләр дә».
Чынлап та шулай булды. Халык өчен югары талант кешесен җир куенына тапшыру авыр.
Рәдиф үз стилендә, төрле жанрда язды. Бик эрудицияле, шәхси логикага, фәлсәфәгә ия булды. Иң җитди әйбер һәм тормыштагы вакыйгалар турында кызыклы, барысына да аңлаешлы телдә сөйли белде.
Эчкерсезлеге белән аерылып торды, гадел, ярдәмчел булды. Исем артыннан кумады. Хәер, зуррак өлешкә дә лаек иде, әмма Рәдифкә аның табигый тыйнаклыгы комачаулады. Аның бөтен тормышы иҗаттан торды, һәм ул шуның белән бәхетле иде.
Читайте нас: