ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

Җыр һәм бию, сертификатлар, эстафета...

Яңавыллылар Беренче майны билгеләде

Тоташ ил буенча чираттагы Яз һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләделәр, Беренче майны Яңавылда да бәйрәм иттеләр. Һава торышы белән бик уңай туры килмәвен билгеләргә кирәк, шуңа күрә шәһәрнең үзәк мәйданына халык озак җыелды.
Тальянчылар ансамбле башкаруында «Халык моңнары» чараны башлап җибәрде. Милли төрлелек белән сәхнәдә бу көнне проблема булмады, «шәһәрле» артистлардан тыш, Сандугач, Шүдик, Зайцево, Сусады-Ябалак, Әтлегәч, Иске Кодаш, Иске Вәрәш, Эткенә һ.б. авыл ансамбльләре чыгыш ясады.
Район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов җыелучыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады, шулай ук «Авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарын җайга салу» дәүләт программасының «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» кече программасы кысаларында район авылларыннан алты гаиләгә 5 млн.нан артык суммага торак шартларын яхшыртуга сертификат тапшырды. Район халкы һәм кунаклар җәйге спорт сезоны ачылуга багышланган җиңел атлетика эстафетасында катнашты. Мәктәп укучылары арасында урта төркемдә лицейчылар иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, Р. Гәрәев исемендәге мәктәп икенче урын алды, өченчедә – 4 санлы мәктәп спортчылары. Өлкән төркемдә беренче урында гимназиячеләр, лицейчылар – икенче, өченче урынны 1 санлы мәктәп укучылары яулады. Производство эшчеләре арасында иң көчлеләр – ДЮСШның чыгарылыш укучылары командасы, «көмеш» – 101 санлы һөнәри лицей спортчыларында, өченче урында – «Башкоммунэнерго»ның Яңавыл филиалы командасы.
Ә кечкенәләрнең уен һәм конкурслар өчен махсус оештырылган урында көч сынап карау мөмкинлеге булды.
Читайте нас: