ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

Бәхетле балачак мизгелләре

Сәнгать мәктәбендә отчет концерты узды

Апрель ахырында сәнгать мәктәбендә республикада Гаилә елына багышланган «Бәхетле балачак мизгелләре» исемле отчет концерты үтте.
Чара Ә. Харрасова җитәкчелегендә кече хор чыгышыннан башланды. Изге йола буенча иң лаеклы укучылар – район, республика күләмендә төрле конкурс дипломантлары һәм лауреатларына мәктәп администрациясенең грамоталары тапшырылды.
В. Исимбаева, Д. Исламгалиева, Э. Исламова, Э. Нурсубина, А. Азина, Л. Гарипова, А. Нуриева, Э. Таҗетдинова, Я. Исаева, Н. Салихов, Д. Янгирова талантын аерым күрсәтте. Балалайка, тальян, аккордеонда уйнаучылар, «Мелодия» вокаль ансамбле, халык музыка коралларының балалар оркестры, «Колокольчик» өлкәннәр үрнәкле хоры шулай ук тамашачыларның көчле алкышына күмелде. Репертуар төрле һәм чагу иде.
А. Гатина белән Л. Дускаева, үткән конкурс, күргәзмә һәм казанышларны яктыртып, кунакларга залны кызыклы һәм эчтәлекле формада тәкъдим итте. Чыгарылыш укучылары Д. Закиров һәм Р. Хөсәенова алып баручылар ролен уңышлы үтәде. Балалар барлык тамашачыны, ә иң мөһиме – тоташ уку елы дәвамында аларга күп көч һәм энергиясен биргән преподавательләрен сөендерде. Киләсе уку елында да сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бүләк һәм җиңүгә лаек булыр, яңа исемнәр барлыкка килер, балалар уңышлары белән әти-әнисе һәм педагогларын шатландырыр, дигән өметтә калабыз.
Г. Сабирҗанова,
директорның укыту-тәрбияви
эше буенча урынбасары.
Читайте нас: