ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

«Шагыйрь булу мактаулы, ә җыр язучы...»

Редакция кунакханәсендә

Безнең бүгенге кунак – күпьяклы талантлы шәхес, педагог, тавыш режиссеры, гармунчы, үзе язган җырлар авторы Әнис Шәймәрданов. Ул, һәр буш минутын кулланып, гомере буе үз өстендә эшли. Әйткәндәй, аның яраткан гыйбарәләреннән берсе: «Күпме сузсаң да, вакыт озынаймый».
– Әнис Габделхәевич, тамырларыгыз турында сөйләгез әле.
– Районның матур һәм гүзәл почмагы – Максимда туып-үстем. Җитмешенче елларда, мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлегемне туган авылымда өлкән пионервожатый булып башладым. Арытаба БДУда укыдым. Үткән юлым ярыйсы гына киң. Педагог, мәдәни хезмәткәр булырга өлгердем. Әйткәндәй, беренче дипломым - «мәдәни-агарту». 50 яшемдә югары икътисади белем алдым. Базар мөнәсәбәтләре үсеше таңында эшкуарлык белән шөгыльләндем. Фотосалон, сәүдә киштәсе һәм көнкүреш техникасын ремонтлау буенча зал белән шәхси «көнкүреш хезмәтләре йорты» бар иде. 1 санлы мәктәп, Яшь техниклар станциясендә яхшы кешеләр белән эшләү мөмкинлеге туды. Арытаба гомерем Татарстанда үтте: Әлмәт гимназиясендә өстәм белем бирү педагогы булдым, балалар белән видеога төштек, фильмнар эшләдек һәм конкурсларда катнаштык. Мәскәүгә күчкәч, технология укытучысы булдым һәм башкала балаларын эшче һөнәрләр нечкәлекләренә өйрәттем.
– Ягъни тормышыгызның байтак өлеше мәктәп белән бәйле. Бу юнәлештә тулысынча үзегезне таптыгыз?
– Педагог дипломым юк, шулай килеп чыкты: БДУны тәмамлый алмадым. Эшләгәндә тәҗрибә туплап, укытучы булдым. Остазларым яхшы иде, аларның барысына да рәхмәтлемен.
Утыз ел диярлек педагогик эшчәнлек дәвамында үземне таба алдым, дип уйлыйм. Элекке укучыларым хәзер инде үзләре укытучы, димәк, аларга башлангыч бирә белгәнмен.
– Якташларга туган якны данлаучы җырлар авторы буларак танышсыз. Сезнең тарафтан күпме җыр язылды?
– К. Шәфыйкова сүзләренә беренче җырым 1981 елда район гәзитендә бастырылды, өстәвенә нота белән. Ул еллар өчен прогресс – тимер пластинка-клишедан ноталар сурәтләренең ярыйсы гына яхшы оттискын алып, бу технологияне тәү тапкыр сезнең хезмәттәшләр кулланды. И. Шәңгәрәев, Ф. Суфияров, Р. Мөхәммәтдинов, Г. Әмири сүзләренә җырлар язылды. Барысы илледән артык. «Оч син, җырым, еракларга!», «Гомерем мизгелләре» һәм «Кайтаваз» китаплары бастырылды. 2006 елда ЯТВның «Синең хакта җырлыйм, Яңавыл!» телевизион конкурсында җиңүче булдым, анда үзем язган ике җыр белән катнаштым.
– Үзегезне күбрәк кем дип исәплисез: шагыйрь яки җыр язучымы?
– Шагыйрь булу, әлбәттә, мактаулы, ә җыр язучы шагыйрь булу – икеләтә (елмая). Композиторлар арасында үземне бик уңайлы хис итәм, ә шигырь иҗаты публицистика һәм рус теленнән татарчага тәрҗемә белән чикләнә. Шигырьләремнең русча вариантлары бар. Җыр өчен И. Юзеевның «Аккан сулар, искән җилләр» шигырен тәрҗемә иттем.
– Тормышта әлегә тагын нәрсәгә өлгермәдегез?
– Провокацион сорау... Җырлау талантын үстерә алмадым. Яңа йорт төземәдем һәм «нульдән» машина сатып алмадым... Боларның барысы да матди. Ә иң зур шатлык һәм горурлыгым – балалар (алар минем өчәү).
– Киләчәккә иҗади планнарыгыз?
– Авылдашларым тормышыннан аерып алгысыз әниемнең язмышы турында китап чыгарырга телим. Яңа җырлар язарга. Кеше һәрвакыт кирәкле булуын тоярга тиеш, чөнки ул үсешкәндә яши. Без яшь бит әле!
Читайте нас: