ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

Самавыр янында кунакта

Яңавылда музейлар төненә 500гә якын кеше килде

Яңавылның тарихи-туган якны өйрәнү музее сигезенче тапкыр ел саен үткәрелүче «Музейлар төне» Бөтенрусия акциясенә кушылды. Шушы вакыйгага туры китерелгән чара, 19 майда шәһәрдә узды һәм күп кеше җыйды. Шунысы игътибарга лаек, быел аңа авыл халкы да кушылды.
Музей директоры Дамира Хаҗиева акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм «музейлар төне»нең төп максаты килүчеләрне мәдәни, тарихи мираска багышланган чагу, гадәтитүгел программалар белән җәлеп итү мөмкинлеге булуын билгеләде.
Яңавыл музеенда акцияләр тамашачыларны нәрсәсе белән гаҗәпләндерде? Быелгысы гаилә һәм аның кыйммәтләренә багышланган иде, чараның программасы шуңа туры китерелгән дә.
Яшь үзешчән артистлар катнашлыгында гадәттәге концерт номерлары һәм «Дебют» үрнәкле балалар театры чыгышыннан соң «Гаиләмнең бәхетле мизгелләре» фотоконкурсына йомгак ясалды, җиңүчеләр грамота алды.
Музей фондын формалаштыруга зур өлеш керткән яңавыллылар – Рамилә Фазлеева, Илза Гыйлемшина, Инсур Шәңгәрәев рәхмәт хаты белән билгеләнде. Арытаба тамашачыларны самавырлы өстәл янына чакырдылар. Тәм-томнар белән бәйрәмчә әзерләнгән өстәл артында рус халык көнкүреш әйберләренең тарихы үзенчәлекле тәкъдим ителде.
Яңавылдан Нургаяновлар, Сусады-Ябалактан Гыйльметдиновлар, Эткенә һәм Яңавылдан (икесе дә Шакировлар) ярышкан «Тату гаилә» танып-белү уен конкурсы «Музейлар төне»ндә иң югары нокта булды.
Моннан тыш, килүчеләр музей фондын карап чыкты, кайбер экспонатларның тарихын белде. Теләүчеләр Простоквашинага кунакка юл тотты, «Безнең мавыгулар» гаилә иҗади эшләре күргәзмәсен ачуда катнашты.Кичә лотерея уйнату белән тәмамланды.
Читайте нас: