ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

«Түгәрәк уен» очраштыра, берләштерә!

Яңавыллылар Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә катнашкан

Июнь ахырында Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районында X Бөтенрусия татар фольклоры фестивале гөрләп узды. Русиянең 23 төбәгеннән фольклор төркеме катнашты.
Алар арасында якташларым «Чулпан» татар халык фольклор ансамбле дә бар иде.
Җырлы-биюле өч көнлек бәйрәмдә татар халкының фольклор хәзинәләре белән танышырга мөмкинлек булды. 28 июнь кичендә район үзәгенең Байраклар мәйданында тантаналы ачылыш һәм кичке уен үтте. Төбәкләрдән килгән һәр фольклор төркеме тамашачыга матур итеп чыгышларын тәкъдим итте. Икенче көнне район мәдәният сараенда фольклор төркемнәренә жюри әгъзалары бәя бирде. Иске Кулатка районы мәдәният сарае сәхнәсенә якташларым чыккач, күңелне горурлык хисләре биләп алды. Туган ягымның сәләтле ул-кызлары «Печән өмәсе» фольклор күренешен күрсәтте. Шулай ук «Чулпан» лылар Иске Кулатка районында урнашкан татар авылына барып концерт та куйды. Ә кичен кабат Байраклар мәйданында «Кичке Сабан туе» һәм «Кичке уен» булды.
Фестиваль программасында милли уеннар буенча мастер-класслар да оештырыды. Бу чара һәр көнне төнге уникегә кадәр дәвам итте. Бәйрәм тәмамлангач та, фольклор төркемнәре йокларга ятарга ашыкмады, үзләре яшәгән урыннарда түгәрәк оештырып, җырлап-биеп күңел ачты. Башкармаган бер генә татар җыры да калмагандыр.
30 июньдә исә, район Сабан туе сәхнәсендә фестивальнең гала-концерты үтте. Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районында туып- үскән язучы Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге бүләккә Яңавылның «Чулпан» төркеме ия булды. Алар ноутбук белән бүләкләнде. Һәм рәхмәт йөзеннән андагы тамашачыга «Яңавыл такмаклары» җырын башкардылар.
– Әлеге сәфәрдән бик җылы тәэссоратлар белән кайттык, – ди «Чулпан» татар халык фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Әлфирә Галина. – Хис-кичерешләр әйтеп бетергесез. Иске Кулаткадагы тәртипкә, пөхтәлеккә, халкының гадилегенә, кунакчыллыгына сокландык. Күпме милләттәшләр белән таныштык, аралаштык. Район җитәкчелегенә рәхмәт.
2019 елда унберенче «Түгәрәк уен» Бөтенрусия татар фольклор-фестивале Татарстанның Биектау районында узачак.
«Түгәрәк уен» фестивале милләттәшләребезне очраштыра, берләштерә торган бәйрәм. Гомере озын булсын!
Эльмира Сәлахова,
Казан шәһәре.
Читайте нас: