ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

Иҗат җимеше «Зур Иделдә»

Яңавылдан Рамилә Фазлеева рәссамнар әсәрләре күргәзмәсендә катнашучыга әверелгән

Күптән түгел Түбән Новгородта Идел буе федераль округы рәссамнары әсәрләренең «Зур Идел XII» күргәзмәсе ачылды. 1964 елдан биш елга бер тапкыр үткәрелүче күргәзмә Русиянең мәдәни тормышында әһәмиятле вакыйга булып тора. Быелгы «Зур Идел XII» илнең 15 төбәгеннән рәссамнарны берләштерде. Оештыручылар сүзләре буенча, ул «Русия XIII» Бөтенрусия сәнгать күргәзмәсенә әзерлекнең ике арадагы этабы.
Әзерлек этабында меңнән күбрәк авторның 2500дән артык әсәре каралды. Сайлап алу нәтиҗәсендә Түбән Новгородның дәүләт күргәзмәләр комплексы һәм дәүләт сәнгать музее залларында рәсем сәнгатенең алты юнәлеше буенча 538 авторның 650гә якын иң яхшы эше урнаштырылган.
Декоратив-гамәли юнәлешнең конкурс эшләре арасында якташыбыз, рәссам, Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Рамилә Фазлееваның да эше бар. Күргәзмәгә килүчеләр аның таштан ясалган «Хамелеон» эшен күрә ала.
Рамилә Нәкыйп кызын котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
Рамилә Фазлеева:
– Күргәзмәдә катнашу өчен эшләрне ике тапкыр сайладылар: тәүдә Уфада, арытаба Түбән Новгородта. Соңгы комиссиядә 22 кеше иде, барысы да – төрле шәһәрдән рәссамнар. Минем «Хамелеонның» шундый катгый сайлау үтеп, шушы абруйлы дәрәҗә күргәзмәнең экспонаты була алуы, бик күңелгә ятышлы. Скульптура ике төрле токымлы таш – кальцит һәм талькохлоридны берләштерә, шуңа күрә «Хамелеон» дип атала. Эшне ике көн ярым эшләдем. Кызганычка каршы, үзем Түбән Новгородка бара алмадым, дөресен әйткәндә, «Зур Иделнең» күләмен күрәсе килә иде.
Читайте нас: