ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
6 август 2018, 09:59

«Җырым аша аңларсың...»

Яңавылда ачык һавада Элвин Грейның концерты оештырылды

Башкортстан Республикасының атказанган артисты, башкорт һәм татар эстрадасының популяр җырчысы, тоташ Русия буенча гастрольләрдә йөрүче Радик Юлъякшинның Яңавылга концерт белән килүе турында игъланы, өстәвенә, ул чыгышы өчен Сабантуй басуын сайлаган, миндә бер үк вакытта гаҗәпләнү һәм кызыксыну уятты (хәер, өлкән буын кешеләре сөйләвенчә, элек авылларда концерт, спектакльләрне басуда, ачык һавада куйганнар). Билет алырга кирәк, дип уйладым.
Концер көне килеп җитте. Инде сәгать җиде чамасында Элвин Грей җырларын яратучылар (ул шундый псевдоним астында чыгыш ясый) Сабантуй басуына ашыкты. Үзәк керү урынында билет тикшерделәр, ә алдан сатып ала алмаучыларга, аны биредә алырга мөмкин иде, ләкин бераз кыйммәтрәк хакка.
Басу чын-чынлап Сабантуйны хәтерләтте: бөтен җирдә сәүдә нокталары, уен аттракционнары җәелдерелгән иде... Һәм барысы да түземсезлек белән концерт башлануын көтте. Ләкин ул башланмады. Җыелучыларга техник сәбәп буенча барлыкка килүен аңлаттылар, һәм, әйткәндәй, моның өчен гафу үтенделәр. Ярар, нәрсә генә булмас.
Көчле алкышларга, шулай ук шау-шу һәм сызгырулар астында артист сәхнәгә чыкты. Ә тамашачы шунда ук сәхнәгә тартыла башлады. Барлык карашлар аңа омтылды. Иң активлар җырчыга кушылып таныш юлларны башкарды һәм биеде.
Радик Юлъякшин аудитория белән күбесенчә татар һәм башкорт телендә актив аралашты. Шунлыктан аудитория вакыйганың шаһиты гына булмады – ул аның катнашучысы да иде. Балалар да җырлады һәм биеде, иллесе күптән тулганнар да, ә яшьләр турында сөйләп тә торасы юк: «Красивая, хороший», «Бәхетемнең йозагы», «Яныңа агылам», «Оныта алмам», «Кияүгә чык син миңа» һ.б. – бу җырларны яттан беләләр. Радик Юлъякшин җырлары музыка илендә чын хитка әверелде. Хәзер аңа 29 яшь. Уфада гади гаиләдә туган. Элвин Грейны «башкорт Джастин Биберы» диләр. Гаҗәеп, шулкадәр киң аудиториянең сөюен ничек яулый алды икән? Җырчы тирәли төрле фикерләр йөри: берсе яшь башкаручыны – феномен, башкалары – булдыксыз дип атый.
Кем әйтмешли, һәркемнең үз зәвыгы. Шунысы ачык аңлашыла – җырлар яшь буында туган телгә сөю тәрбияли, халык мәдәнияте белән таныштыра. Һәм
бу әһәмиятле.
Читайте нас: