ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 декабрь 2018, 10:19

Кул эшләре дөньясына сәяхәт

Яңавыллылар «Уфа-Ладья. Арт. Ремесла.Сувениры» күргәзмәсендә катнашкан

«Уфа-Ладья. Арт. Ремесла. Сувениры» күргәзмәсендә республиканың 52 районыннан һәм Русиянең 19 төбәгеннән 350дән артык кәсепче катнашкан.
28-30 ноябрьдә Уфада «Уфа-Ладья. Арт. Ремесла. Сувениры» исемендәге халык сәнгать һөнәрләре күргәзмәсе узган. «ВДНХ-Экспо» күргәзмә комплексында үткән форум быел зур булмаган юбилеен билгеләгән – төбәк башкаласында ул инде бишенче тапкыр оештырыла. Аның эшендә ел саен Яңавыл районы да лаеклы вәкил. Быел фестиваль безнең һөнәрчеләр саны буенча үзенчәлекле рекорд куйган – катнашу өчен ун оста барган.
– Безнең делегация аның эшендә барлык өч көндә дә катнашты, – дип сөйләде мәдәният идарәсенең методик үзәге мөдире Марина Соснина. – Идел буеның иң зур халык һөнәрләре күргәзмәсендә булу – үзгә хөрмәт. Бу кул эшләре матурлыгы дөньясына үзенчәлекле сәяхәт һәм аны иҗат итүчеләр белән күңелгә ятышлы танышу. Башкортстанның барлык диярлек районнарыннан, шулай ук Екатеринбург, Дагыстан, Якутиядән вәкилләр бар иде. Без, үз чиратыбызда, Русиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәссам-таштан уеп ясаучы Рамилә Фазлеева, агачтан уеп ясаучы Гайнулла Абулгазинның эшләрен, Татьяна Мельникның интерьер курчакларын һәм Алия Нурмөхәммәтованың декоратив чәчәкләрен тәкъдим иттек. Безнең экспозияне шулай ук сәнгать мәктәбе преподавательләре: Рәмиз Солтанәхмәтов (картиналар), Эльвира Миңнеәхмәтова (пэчворк), Гөлфирә Даутова (киез басу), Светлана Лекандрова (кәгазь пластика), Энҗе Кашапованың (сумканы акрил белән бизәү) эшләре бизәде. Яңавыл төзәтү-интернат мәктәбеннән пэчворк стиле һәм фомираннан чәчкәләр белән Ольга Минһажева вәкил булды.
Фестивальгә җомга көнне йомгак ясалган. Халык һөнәрләре һәм кәсепләрен актив үстерү өчен Яңавыл районы күргәзмә-фестивальнең дипломы белән бүләкләнде. Быелгы фестиваль 2020 елга билгеләнгән Бөтендөнья Фольклориадасы алдыннан республикада алып барылган зур эшнең бер өлеше булып исәпләнә. Иҗади марафон кысаларында шулай ук мастер-класс, семинарлар, «Башкорт шәле» республика фестивале узган.
– Күргәзмә гади экспозиция кысаларыннан чыкты һәм халык сәнгате һәм мәдәниятенең зур бәйрәменә әверелде, – дип уртаклашты тәэссоратлары белән катнашучылар.
Читайте нас: