ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
19 декабрь 2018, 09:06

Яшә, театр, яшә!

Яңавылда яңа исемле ел ачтылар

Узган пәнҗешәмбе МКДЦда үткән чараның башлануы элек-электән, иске театрларда кулланылган гонг тавышы белән игълан ителде. Районда яңа исемле ел башланды – президент Владимир Путин указына ярашлы 2019 ел РФдә Театр елы. Аның кысаларында тоташ ил буенча халыкара һәм бөтенрусия чаралар планлаштырылган. Моннан тыш, барлык төбәкләрдә 13 декабрьдә Театр елы ачылуның бердәм көнен үткәрү турында карар кабул ителде. МКДЦ сәхнәсе йола буенча районда исемле ел, шуның белән бергә 60нчы театр сезонын да ачуның төп мәйданчыгына әверелде. Тантанага сәнгать химаячеләре Талия, Терпсихора, Мельпомена һәм Гармония килеп җитте һәм барысын да ел озынлыгындагы яңа сәяхәткә чакырды.
Мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Ибраһимов чараны тантаналы ачты. Ул район халкын бу вакыйга белән тәбрикләде. Тамашачыларга «Дебют» балалар үрнәкле театрында тәрбияләнүчеләр, БР халык иҗатының атказанган коллективы, «Хәят» татар халык театры, «Овация» театр студиясе башкаруында төрле еллар спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителде.
Шулай итеп, яңа исемле елга старт бирелде. Президент указы театрлар үсешенә этәргеч бирер һәм нигез салыныр, бу тармакта тупланган сорауларны хәл итү алгоритмы төзелде. Яңавыллылар өчен бу чаралар тагын бер чагу вакыйга белән туры киләчәк – киләсе елда «Хәят» театрына 60 яшь тула.
Читайте нас: