ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 декабрь 2018, 10:37

Заманча технологияләр һәм талант берлеге

Тамашачыларга районның яңартылган сәхнә мөмкинлекләре күрсәтелде

Яңа ел шоу-программасы вакытында МКДЦ сәхнәсендә «Бердәм Русия» партиясе юнәлеше буенча «Кече Ватан мәдәнияте» проекты тормышка ашыру кысаларында районның мәдәният учреждениеләре өчен сатып алынган ут һәм тавыш җиһазлары мөмкинлекләрен тәкъбирләү үтте. Пәнҗешәмбе районның төп сәхнәсендә үткән тамашага олысы да, кечесе дә җыелган – бу кичне зал тулы иде. Күпләр гаиләсе белән килгән.
Яңа ел алдыннан төрле могҗи-залар була. Тамаша үзе алардан берсе иде – МКДЦ хезмәткәрләре заманча технологияләр һәм Яңавыл иҗади коллективларының иң яхшы йолаларын берләштерүче чынлап та тылсымлы программа әзерләгән.
Тагын бер могҗиза – көчле ут һәм тавыш озатылышы, зур экранлы заманча проектор белән аппаратура. Тамашачылар тегесен дә, монысын да лаеклы бәяләде: хәтта соңгы аккордлар тәмамланганда залдан чыгып китәселәре килмәде.
Ринат Ибраһимов, районның мәдәният идарәсе башлыгы:
– Партия проекты бурычларыннан берсе – яшәү урынына бәйсез рәвештә барлык халык өчен мәдәният учреждениеләре уңайлылыгын тәэмин итү. Клублар еш кына халыкның бердәнбер аралашу урыны булып торган байтак авылларыбыз өчен дә көнүзәк, дип уйлыйм. «Кече Ватан мәдәнияте» проектында катнашуга гариза биреп, мәдәният учреждениеләренең эш сыйфатын арттыру, аларның матди-техник нигезен ныгыту, заманча җиһазлар сатып алу максаты куйдык. Яңавылда республиканың төрле конкурс һәм фестивальләрдә җиңүләре белән сөендергән иң көчле иҗади коллективлар эшләгәнгә күрә дә, бу проектта җиңә алдык, дип уйлыйм.
Ирина Хисмәтова, Салих авыл клубының мәдәни оештыручысы:
– Ышанычлы сценарий, уйланган костюм һәм декорацияләр белән искиткеч программа тәкъдим ителде. Яңа яктылык белән сәхнә бөтенләй ямьләнеп китте. Барлык иҗади коллективларның чыгышы искиткеч булды. Барыбыз да дәрт алдык һәм шундый ук оптимистик нотада үзебезнең клубларда бәйрәм чаралары үткәрергә әзербез.
Читайте нас: