ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 декабрь 2018, 09:35

Яңа үрләрне яулап

Мәдәният хезмәткәрләре район халкын сөендерә һәм рухи баектыра

Быел районның мәдәни өлкәсендә Р. Гәрәев исемендәге вокалчыларның ачык республика конкурсы, «Төньяк балкышы-Северное сияние» балалар үзешчән сәнгатенең район телеконкурсы, Кисәккаен авылында «Урал-батыр» бәйрәме, I мари съездының 100 елыгына, Илдар Юзеев тууының 85 еллыгына һәм Эрот Зарипов тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары, «Идел буе асылташлары» фин-угыр халыкларының төбәк фестивале һ.б. иң чагулардан булды.
Фольклор һәм үзешчән коллективлар Төмән, Саратов, Туапсе, Казан, Йошкар-Ола, Ульяновск өлкәсенә, Уфага, шулай ук БРның башка шәһәрләренә төбәк һәм Русия конкурсларына, фестиваль һәм күргәзмәләргә барды.
Мәдәният учреждениесенең матди-техник базасын ныгыту өчен быел күп эшләнде. Төбәк бюджеттан финанслау күләме 5233 мең сум тәшкил итте, ремонт эшләре 1839 меңнән артык суммага башкарылды. Тарихи-туган якны өйрәнү музееның өч залы 4 миллионнан артык сумга ремонтланды, алар 26 декабрьдә ачылды. Сандугач, Карман, Асаудыбаш, Истәк авылларында мәдәният йортлары яңартылды. «Чын эшләр» программасын тормышка ашыру шулай ук саллы өлеш кертте. «Бердәм Русия» партиясенең «Урындагы мәдәният йорты» проекты буенча мәдәни ял йортлары һәм авыл клублары өчен 4,3 млн сумлык яктылык һәм тавыш җиһазы алынды. «Эрвел Марий» урындагы мари җәмәгатьчелек оешмасы «Путешествие с «Марий мутер»: наследие Упымарий» проекты белән 500 мең сумлык Русия Президенты грантын отты.
Ринат Ибраһимов, мәдәният идарәсе башлыгы.
Читайте нас: