ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

Музыкага сөю – әти белән әнидән

Г. Сабирҗанованың сәнгать дөньясына тәүге адымнары

2007 елда сәнгать мәктәбе коллективы баян буенча тагын бер талантлы педагог белән тулыланды – Яңавылга Иске Балтачтан Сабирҗановлар гаиләсе күчеп килде. Ул вакытка Гүзәл Рудаль кызының бай гына тәҗрибәсе була: ун ел кече Ватанында музыка мәктәбендә баянга укыткан.
– Музыкага сөю әти-әнидән, – дип сөйли үзе турында Гүзәл Сабирҗанова. – Алар талантлы шәхес, матур җырлый, бии, әле булса, район чараларында актив катнаша. Балачактан әтинең баянда уйнавын сокланып тыңларга яраттым. Биш яшь чамасында балалар бакчасында җиңел генә җыр өйрәндек һәм өйгә кайткач, баян янына утырдым да, ноталарын чыгара башладым. Шул чакта минем беренче көй яңгырады, ул мәлдән музыка белән аерылмадым.
Сабирҗановларның балалары да музыка белән мавыга. Өлкән кызлары Регина хәзер БДУның беренче курс студенты, сәнгать мәктәбенең хореография һәм тынлы музыка кораллары бүлекчәләрен тәмамлаган, уллары Әмирхан – баян классын. «Кечесе Әнвәр гимназиядә икенче сыйныфта укый, аның барысы да алда әле, – дип елмая бәхетле ана. – Гаиләм дә бик ярдәм итә һәм яклый, ә бу үтә мөһим».
Гүзәл Рудаль кызының буш вакыты юк диярлек. Ул халык музыка кораллары халык оркестры, тальянчылар ансамбле, сәнгать мәктәбе преподавательләре өчлеге составында чыгыш ясый. Соңгы биш елда Гүзәл Рудаль кызы директорның укыту-тәрбияви өлеше буенча урынбасар булып эшли. Ел саен аның яшь тальянчы һәм баянчылары район, призлы урын яулый. Гомерен музыка белән бәйләүчеләр дә бар. «Тәрбияләнүчеләрнең музыкант булуы белән горурланам», – дип йомгаклый сүзен педагог.
Читайте нас: