ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 апрель 2019, 12:36

Күңелне дулкынландыргыч комедия

«Хәят» тамашачы хөкеменә яңа куелыш тәкъдим итте

«Хәят» татар халык театры актерлары уенын бу кич ике ысул белән генә карарга мөмкин иде: авыз тутырып елмаеп яки көлеп. 27 мартта Бөтендөнья театр көнендә үткән «Аты барның дәрте бар» спектакле премьерасына килгән тамашачы шулай эшләде дә.
Комедия авторы Наил Гәетбай бу сюжетны 15 елдан артык элек булдырган, анда безгә көндәлек тормышта да очраган гади персонажлар яши. Куелыш сюжеты түбәндәгечә: төп герой Котлыбай (Ришат Кильметов) чын башкорт буларак, тормышын аттан башка күз алдына китерә алмый. Хатыны Балбикә (Мәүлихә Хәмзина) аның өйдә юклыгыннан файдаланып, атын сата, Котлыбай хатыны белән аерылып, ялгыз күршесенә өйләнергә карар итә. Актерлар уены җанлы, хисле килеп чыкты. Биредә хисле һәм бәхетсез Сатыбал (Рәвис Исламов), булдыклы Шәмсебикә (Фларида Миндиярова), һәркая өлгерүче һәм хисапчыл Октябрина (Дамира Хаҗиева), ярлы Закирҗан (Җәүдәт Хәкимов). Геройлар белән бергә комик хәлләрне кичереп, спектакль тагын да мөһим нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә, барлык комедия спектакльләре кебек үк, геройлар өчен низаглар яхшы тәмамлана һәм тамашачыны бәхетле финал көтә. Театрның үзешчән актерлары белән үткәрелгән сәгать ярым вакыт сизелми үтте. «Хәят» башкаруында бу спектакль тамашачылар яраткан куелышлар исәбенә керер дип ышанабыз.
Читайте нас: