ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
12 апрель 2019, 16:30

Юбилейлы «Моңга бай гармун бәйрәме»

14 майда шәһәрдә гармун бәйрәме башлана

Яңавыл музыка, гармун, тальянда уйнау белән мавыгучыларны янә җыярга планлаштыра: 14-15 майда Фатыйх Иксанов исемендәге «Моңга бай гармун бәйрәме» республика бәйрәме үтәчәк. Быел ул Яңавылда унынчы тапкыр уза.
Конкурста катнашу өчен янә: солист-тальянчы, гармунчы, ансамбльләр, балалар, һәвәскәр һәм һөнәри төркемнәр, шулай ук милли музыка кораллары җитештерүче осталарны чакырабыз. Чара уен коралларында башкару, гармоника һәм башка музыка коралында уйнау сәнгате йолаларын пропагандалау һәм үстерү, яшьләрнең музыка уен коралларында иҗатка кызыксынуын көчәйтү максатында үткәрелә.
Конкурсны уздыру баршында әллә ни үзгәреш юк. Ул ике яшь категориясе буенча 2 турда: 17 яшькә кадәр һәм аннан өлкән. Программада һәр катнашучы 10 минут дәвам иткән ике әсәр тәкъдим итәчәк. Йомгаклар буенча яхшылардан-яхшылар икенче көн ахырында соңгы аккорд булып үтәчәк гала-концертта чыгыш ясау мөмкинлеге ала.
Заявканы 10 майга кадәр Уфа шәһәре, З. Биишева урамы, 17/2 адресы буенча яки [email protected] электрон адресына җибәрергә кирәк. Мәгълүмат 8 (347) 289-65-50 (Уфа), 5-45-74 (Яңавыл, методик кабинет) телефоны аша.
Үткән ун сезонда «Моңга бай гармун бәйрәме» районда яшәүчеләрнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәменә әверелде. Республиканың гасырлык юбилее елында район тарихына ул шулай ук байтак чагу төсләр өстәр, дип ышанабыз.
Р. Ибраһимов,
мәдәният идарәсе башлыгы.
Читайте нас: