ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 апрель 2019, 15:33

Шатлык һәм шаккатуларга кадәр

«Хәят» татар халык театры труппасы премьера тәкъдим итте

11 апрельдә МКДЦ сәхнәсендә «Хәят» татар халык театрының яшьләр труппасы Яңавыл тамашачысына «Сүнгән йолдызлар» драмасын тәкъдим итте. Татар драматизмының классик материалларының берсен уңышлы сайлап, безнең театрның бу кичне тамашачы каршында йолдыз булып балкуын билгеләргә кирәк. Яшь актерлар искиткеч уйнады: тамаша барышында барысы да сөенеч тә, тетрәү дә кичерде.
Драматург иртә сүнгән йолдызлар – Исмәгыйль, Сәрвәр, Надир – турында гына бәян итми һәм аларның мәхәббәтенә генә дан җырламый, ә шулай ук ил һәм халык язмышына чумарга мәҗбүр итә. Сюжет 1914 ел вакыйгалары – Беренче дөнья сугышы башлану турында бәян итә. Шул җирлектә тирә-якта иң чибәр кыз Сәрвәр (аны Айсылу Дускаева уйный) һәм Исмәгыйльнең (Айдар Әхиаров) мәхәббәт тарихы тасвирлана. Яшь сылуның игътибарына фәкыйрь егет кенә түгел, ә дөньяга ачуы килгән мулла улы – бөкре Надир да (Айнур Мөхәммәтов) дәгъва итә. Һәм Сәрвәргә мәхәббәте – аның бердәнбер тормыш мәгънәсе. Ләкин борылышлы тарихи чорда Сәрвәр һәм Исмәгыйль дә бәхет тапмый: сөйгән ярын армиядән алып калырга теләп, Сәрвәр үз кулы белән аны үтерә, ә арытаба акылдан яза. Ленария Хакова (Фәрхи), Әлфия Муллаянова (Гөлнур), Лилия Гаязова (Фатыйма), Таһир Хәбибуллин да (староста) рольләрен бик яхшы башкарды. Иң яшь талантлар – «Дебют» үрнәкле балалар театрында катнашучылар – уңышлы чыгыш ясады.
Көнкүрешнең чагу күренеше, уен, җырлар, «Каз өмәсе» гореф-гадәте – бу халык йолаларын Яңавыл актерлары шулай ук искиткеч күрсәтте.
Тамашачылар моны лаеклы бәяләде һәм көчле алкышлады, актерларны, театр режиссеры Салават Хәмзинны чәчәк гөлләмәләренә күмделәр.
Читайте нас: