ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 апрель 2019, 11:25

Бөтен тормышы ритмда

29 апрель – Халыкара бию көне

Соңгы ике елда «Ялкын» халык бию ансамбленең составы күпкә яңарган: бер өлеше шәһәрләр буенча таралган – укырга кергән. 4 санлы мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Алсу Муллаянова коллектив «аксакалларының» берсе. Ул оста биюче генә түгел, ә акыллы, уйлап эш итүчән кыз да. «5»ле билгеләренә укый, аңа төгәл фәннәр ошый, җиңел атлетика, туризм белән мавыга. Аңа мәктәп, факультатив һәм репетицияләр арасында йөгерергә туры килүен күреп, әти-әнисенең сак кына: «Кызым, өлгерәсеңме соң?» – дип соравын сөйли.
– Йөкләнешкә күнектем, – дип елмая Алсу. – Кечкенәдән бик актив баламын. Бик тату гаиләдә үстем, сеңлем белән минем өчен әти-әни күп нәрсә башкара. Азалия миңа охшарга тырыша, шуңа күрә яхшы үрнәк булырга омтылам.
Бию – аның өчен мавыгу гына түгел. Вузга уңышлы керсә, бу сәнгатьне ташларга җыенмый.
– Чыгыш алдыннан пәрдә артында гына бераз дулкынланам. Ә сәхнәгә аяк баскач та, нәрсә сөйләргә теләвеңне тамашачы аңласын өчен, нык тырышырга кирәклегеннән тыш һич нәрсә турында уйламыйсың. Ә тамашачыларның шатлыклы йөзен күрү бик күңелгә ятышлы.
Алсу «Ялкын» халык бию ансамбленең югары дәрәҗәсе, Яңавыл бию коллективының кирәкле булуы: аларны еш кына республика дәрәҗәсендәге чараларда чыгыш ясарга чакырулары белән горурлана.
Читайте нас: