ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

Софит утлары һәм көчле алкышлар белән

Сәхнә ветераннары «Хәят» театры тормышы тарихларын искә ала

«Хәят» татар халык театры өчен исемле һәм юбилейлы елда «ЯТ» ветеран-актерлар узган еллар, рольләр, коллективның уңышлары турында хатирәләр белән уртаклашкан басмалар әзерли.
Беренче очрашуга Нәфисә Тарисова һәм Әлфирә Латыйпованы чакырдык, алар белән яңавыллыларны таныштырасы юк, дип уйлыйм. Алар – театрның легендасы. «Хәяттә» бик күп әйдәүче рольләрне башкарып һәм утыз елдан артык театр тәҗрибәсен туплап, алар шәһәрдә инде күптән танылган шәхескә әверелде.
Сәхнәгә тәү тапкыр чыгу
Әлфирә Латыйпова: – Театр составында тәү тапкыр сәхнәгә 1953 елда чыктым. Бу иске клуб иде, аны халыкта Сталинский дип йөрттеләр. Режиссер Нияз Мамин «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектакле куелышын планлаштырып, 1 санлы мәктәпнең өлкән сыйныф активистларын чакырды. Тамашачылар энергетикасы, софит утлары мине бик тәэссоратландырды – бер үк вакытта сәхнәгә сокландым һәм тынычландым да. Тиздән тамашачы хөкеменә икенче тапкыр чыгуым булды – «Ана хөкеме» спектаклендә Көнсылу ролендә. Куелыш белән районның барлык авыл клубларына йөреп чыктык, Нефтекама һәм Краснохолмскийда булдык. Арытаба «театр тормышымда» зур булмаган тәнәфес булды – иске клуб сүтелде, репетицияләргә бина юк иде. Шул вакыт эчендә сәүдә техникумын тәмамларга өлгердем, Яңавыл сельпосына эшкә башладым.
Нәфисә Тарисова: – 1962 елның мартында үзешчән драма коллективы җитәкчесе белгечлеге буенча диплом алып, Яңавылга кайттым. Театр мине шундук үзенә тартып алды. Тәү тапкыр сәхнәгә Юныс Әминовның «Тамырлар» спектаклендә чыктым. Әнвәр Насыйров режиссер иде. Куелыш искиткеч уңышка иреште, аның белән тоташ район буенча йөреп чыктык. Шул ук 1962 елда армиядән соң Хәбир Тарисов кайтты. Ул чакта аның белән таныш түгел идек. Бу берникадәр вакыт узганнан соң, миңа «Сулган чәчәкләр» (аны сәхнәгә Казаннан режиссер Гомәр Калинин куйды) спектакленә актерлар тупларга кушкач булды. Көн саен репетиция, уртак кызыксыну һәм рольләр безне якынайтты. 1964 елда гаилә кордык.
Рольләр хакында
Ә. Л.: – Кәүсәр белән гаилә дебюты 1979 елда «Башмагым» спектаклендә булды. Бу инде яңа Мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Миндә Кәрим байның хатыны – Сәрби роле иде. Ирем Галимҗанны уйнады, аңа сөеклесе Сәрбинең башмагын урларга кирәк иде. Репетиция көн саен кич узды: рольләрне ятладык, образлар эзләдек, вариантларыбызны тәкъдим иттек. Төн җиткәнен сизми дә кала идек. Хәзер күпләр ышанмас та, ләкин хәтта йокыга киткәндә дә театр уйда иде. Ә иртән эшкә барырга кирәк... Еллар узды. Режиссерлар һәм репертуарлар үзгәрде, без кыю рәвештә төрле жанрларга тотындык. Гаилә парлары гына югарыда булмады –Наил абый Йосыпов, Әлфит Әхмәдиев, ул чакта әле яшь Филүс Абзалов һәм Венера Фәррахова башкала актерлары дәрәҗәсендә чыгыш ясый иде.
Н. Т.: – Мин грим һәм костюмнар өчен генә җаваплы түгел, ә суфлер да булдым. Шуңа күрә артистларның репликасы хәтердә уелып калган, үземнең текстан тыш башкаларны да яттан белә идем. Хәбир ролен аерым дәфтәргә күчереп язып, шундук ятлый иде. Күпсанлы дәфтәрләр әлегә кадәр гаилә реликвиясе буларак саклана. Барлык хәятлеләр дә Хәбир белән уйнавы бик уңайлы булуын таный иде. Ул үзе уйлап табып, сюжет буенча партнерларына ярдәм итте. Алина Хәкимова белән дуэтлары аеруча уңышлы булды. Һәрберебез эшләде, күпләр җитәкче вазыйфасында булды, аны намуслы башкарды. Эшләрен дә, сәхнәне яраткан кебек, яраттылармы икән, – хәтта әйтә дә алмыйм.
Беренче «Халык» исеме турында
Ә. Л.: – 1964 елда режиссер Ревин Баязитов Аяз Гыйлаҗевның «Көзге ачы җилләрдә...» драмасын куйды. Шул куелыш белән исемне расларга тиеш идек. Аннан алда рольләрне бүлештек һәм миңа Ак түтәй – язмышның санап бетергесез авырлыкларын кичергән өлкән яшьтәге хатын ролен уйнарга кирәк иде. Ул вакытта миңа 27 яшь. Уфага кадәр өч-дүрт тапкыр репетиция ясарга өлгердем. Башкалага труппа белән килгән автобусны М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры режиссеры Кәшфи Гаделшин каршы алды, ул спектакльне элек караган. «Ак түтәйне күрмим, кайда ул?», – аның беренче сүзе шул булды. Хезмәттәшләр мине күрсәтте. Яшь икәнлегемне күреп, кәефе кырылуы күренде. Кич конкурстан соң республиканың мәдәният министрлык урынбасары рәислегендәге жюри коллектив тикшерү уздырды. Безнең эшкә югары бәя бирелде. Кәшфи Фәйрүш улы минем уен турында болай диде: «Мин сезнең яшьлекне күрмәдем, өлкән кешене ышанычлы уйнадыгыз». Шул вакытта ул миңа һәм сәхнәдә улымны уйнаган Альберт Мостафинга Уфа сәнгать училищесының өченче курсына укырга керергә тәкъдим итте. Мин аның карарын кабул итәргә базнат итмәдем, ул чакты инде өлкән товар белгече булып эшли идем һәм һөнәри карьерам уңай бара дип исәпләдем. Ә менә Альберт студент булды, укуны уңышлы тәмамлап, озак еллар Салават драма театрында актер булып эшләде.
Бөтенрусия смотры хакында
Н. Т.: – Бөтенрусия театр коллективлары смотрына Төмәнгә «Зәңгәр шәл» спектакле белән бардык. Бу 1990 ел иде. Башкортстаннан ике коллектив – без һәм учалылылар катнашты. Составында 45 кешелек иҗади труппаның җитәкчеләре район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәзинә Габдулхакова һәм Республика Халык иҗаты йорты белгече Ямал Исхакова булды. Тоташ вагонга билет алдык. «Зәңгәр шәл» спектакле өчен I дәрәҗә лауреат дипломына һәм Мәскәүгә Бөтенсоюз смотрына чакыруга лаек булдык. Жюри безне болай бәяләде: «Безне халыкчан булуыгызга ышандырдыгыз, уеныгызда академизм сизелмәде». Ләкин тиздән Союз таркалды, Мәскәүне күрергә һәм яуларга туры килмәде.
Тиздән режиссер Фидалит Галиев та китте. 1992 елда ул вакытта Башкорт дәүләт опера һәм балет театрын җитәкләгән Радик Гәрәев безне Уфага опера театры сәхнәсендә чыгыш ясарга чакырды. Коллектив зур, 45 кеше – баруны оештыру белән авырлыклар туды. Ул вакытта мәдәнитят хезмәткәре, театрда катнашучы Әлфирә Галина олы ярдәм күрсәтте. Башкала тамашачысы безгә басып алкышлады. Бу таң калырлык уңыш булды.
Театр тормышы
Н. Т.: – 80нче еллар башында «Башмагым» куелышында төп рольне уйнаучы Хәбирне Грозныйга командировкага җибәрделәр. Моңа кадәр «Хәят» спектакле турында афиша инде Гөтбер авылында эленеп тора иде. Ашыгыч рәвештә аңа алмаш эзли башладык. Рольгә, арытаба ачыклануынча, спиртлы эчемлеккә битараф булмаган кеше сайлаганбыз. Ләкин ул вакытта белми идек әле. Берничә репетиция үткәреп, Гөтбергә киттек. Декорация, реквизитларны бушатабыз һәм героебызның кыюлык өчен өстәп, инде аягында басып тора алмавын күрәбез. Ничек инде шундый кешене сәхнәгә чыгарасың?! Зал тулы иде, тамашачы хәтта идәндә сәхнә алдында утыра. Барлык ир-егет актерлар – Әлфит Әхмәдиев, Ясәви Фәтхетдинов, Кәүсәр Латыйпов, Наил Йосыпов рольне әлеге мизгелдә сәхнәдә кем юк шул уйнаячак, дип сөйләшкән. Шулай эшләделәр дә. Үзенең репликасын тәмамлаган актер сәхнә артына йөгереп чыгып, тиз генә киемен алыштырып, мыек һәм сакал ябыштырып Кәрим бай ролендә сәхнәгә чыкты. Арытаба тагын үз роленә грим ясады. Шулай уйнадылар да. Нервлар кузгалды, әлбәттә, уен дәрәҗәсе какшады дип борчылдык, ләкин куелыш яхшы гына килеп чыкты. Яки менә икенче очрак. Карманда спектакльне куйгач, машина янына чыктык, ә авыл яшьләре бензинны агызып алган. Кире ничек кайтырга? Безгә тоташ авыл белән тамашачылар ярдәм итте.
Ә. Л.: – Халык театрына Фидалит Галиев күп көч салды. Аның башлангычы астында «Әниемнең ак күлмәге», «Унөченче председатель», «Аналар көтәләр улларын», «Зәңгәр шәл» куелды. Шушы куелышларның һәрберсе күп рухи көч таләп итте, ә болай гына уйный белмәдек. Һәм уйный да алмадык.
Читайте нас: