Театр елында, Буа дәүләт драма театры (Татарстан) артистларының «Кодалар-кодачалар» комедия спектакле белән Яңавылга гастрольгә килүеннән файдаланып, аның режиссеры, Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артисты, философия фәннәре кандидаты Раил Садриев белән әңгәмәләштек.
– Раил Илдарович, Яңавылга нинди җилләр ташлады?
– Һәр ел була торган гастрольләр графигында Башкортстан һәрвакыт бар. Чыгышлар сезнең республиканың байтак шәһәрләрендә үтә. Ә, гомумән, чыгышларның географиясе бик киң. Татарстан буенча гастрольләрдән тыш тоташ бер айга Казахстанга барабыз, ел саен Мәскәү, Санкт-Петербург, Оренбургта чыгыш ясыйбыз, татарлар тыгыз яшәүче тоташ Себерне йөреп чыгабыз.
Сүз уңае, соңгы елларда театр тормышын бераз башкача төзибез. Биредә «Бердәм Русия» партиясенең «Кече шәһәр театрлары» программасы безгә ярдәмгә килә. Фестивальләр үткәрәбез, иҗади лабораторияләр оештырабыз, шуның белән 7 миллион сумга кадәр максатлы акча бүленүгә ирешәбез. Боларның барысы да кечкенә Буада, халык саны буенча сезнең белән безнең районнар хәтта охшаш. Театр коллективы, – 78 кеше генә түгел, ә тоташ социаль-мәдәни үзәк. Быел өченче тапкыр «Буа: әңгәмә киңлеге» Халыкара милли театрлар фестивале уздырырга әзерләндек, аңа Русия субъектларыннан гына түгел, ә Иран, Эстония, Төркия, Сербия, Украина һәм башка илләрдән театр коллективлары җыела (фестиваль 11-20 майда үткән – ред.). Башкортстаннан ел саен «Нур» татар театры катнаша. «Буа Талиясе» театр лабораториясе, балалар театры киң эшчәнлек җәелдерә. Безнең максат – спекткальләрнең күңел ачу урыны гына булмавын күрсәтү. Бу тамашачы белән көнүзәк темаларга сөйләшү мөмкинлеге.
– Ничек уйлыйсыз, театр сәнгате милли мәдәнияткә йогынты ясыймы?
– Мин бу хакта уйламыйм, мин моның белән яшим. Хәзер театр – туган телләрне саклау институтларыннан берсе. Туган телне хәзер гаиләдә саклап булмый. Күбрәк әйтәм: гаилә милләткә каршы эшләүче юнәлешләрнең берсенә әверелә. Ни өчен? Чөнки гаилә көнкүреш законнары буенча яши. Менә кеше эштән кайта, телевизор рус телендә тапшырулар алып бара, балалар компьютерда рус телендә аралаша. Байтак ата-аналар балалары белән нинди телдә сөйләшә? Шуңа күрә туган телләрдә басылучы гәзитләр һәм җырлар туган телдә яңгыраучы концертлар белән беррәттән, театр телне чиста саклау коралларыннан берсе, дип уйлыйм. Ике юнәлеш: театр һәм эстрада алдынгы линиядә. «Сан сыйфатка әйләнергә тиеш» дигән диалектика законы эшли башласын өчен вакыт кирәк.
– Аңлыйсызмы, күпләр, янәсе, театр кемгә кирәк, IT-технологияләрне үстерергә кирәк, ди. Әмма «ай-ти» белән генә шөгыльләнүчеләр «ай-ти»-кеше, роботка әвереләчәк. Мондый дөнья бетүгә дучар була. Театр, шулай ук симфоник яки классик музыка концертларына халыкның нибары 5%ы йөри. Бу статистика. Ягъни театр – бу акча эшләү урыны түгел. Ул дәүләт умырткалыгы, театрдан башка дәүләтнең структурасы үзгәрер иде. Игорь Губерман язуынча, «исләр һәм буяулар, әбием әкиятләре булмаса, виолончель тавышлары яңгырамаса, күптән юньсезгә әверелер идек». Театр беркемне тәрбияләми. Аңа илтүче юллар тәрбияли.
– Һәм ахырда шәхси тормыш пәрдәсен ачыйк...
– 1993 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамладым, биш ел философия укыттым. Артистка укымасам да, 2002 елда мине шул рольдә сынап карарга чакырдылар. Бу юнәлеш мине тартып алды, шуңа күрә тиздән бөтен нәрсәне үз кулыма алдым. Хатыным бар, улыма 22 яшь.