ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар

Һәм бу соңгы җиңү түгел!

Яңавыл сәнгать мәктәбенең "Звездочка" бию ансамбле

Яңавылның сәнгать мәктәбенең "Звездочка" бию ансамбле Сочидан "Морской бриз-2019" Халыкара конкурсыннан янә җиңү белән кайтты. Безнең балалар икенче дәрәҗә лауреат дипломын яулады, ә хореография бүлекчәсенең чыгарылыш укучысы Айгиз Фазлетдинов I дәрәҗә лауреат дипломы иясе булды. Балаларыбызны уңышка талантлы преподавательләр Айсылу Халикова һәм Альбина Калашникова алып бара.
Без, ата-аналар, балаларның дөнья күрүенә, иксез-чиксез илебезнең шәһәрләрендә булуына, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда көчләрен сынавына һәм әһәмиятле уңышларга ирешүләренә бик шатбыз.
Планканы шул ук дәрәҗәдә тотуларын, тиңдәшле чараларда катнашуларын һәм һәрчак тамашачылар, жюрины талант һәм сәләтләре белән таң калдыруларын телибез. Шулай ук җитәкчеләр Айсылу Әнәс кызы һәм Альбина Әнәс кызына хәстәрлекләре, яшь талантларга ярдәм итүләре һәм аларга иҗади үсеш мөмкинлеге бирүе өчен зур рәхмәт белдерәсе килә.
Читайте нас: