ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
20 август 2019, 10:52

Яшь яңавыллылар өчен «Тугры дуслар»

МКДЦда озын буйлы курчаклар тамашасы узды

Кичә МКДЦда Башкорт дәүләт курчак театрының «Тугры дуслар» озын буйлы курчаклар тамашасы үтте.

Дистәләгән яшь яңавыллыны сөендергән мәдәни сәфәрнең «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан Республикасы буенча «Кече Ватан мәдәнияте» проекты кысаларында тормышка ашырылучы гастроль турының бер өлеше икәнлеген билгеләргә кирәк, бу хакта, аерым алганда, театрның «ВКонтакте» төркемендә хәбәр ителә.

Тамашаның яисә спектакльнең үзенә килгәндә исә, ул Аркадий Хайт һәм Александр Левенбук әсәре буенча куелды һәм «чын детектив төрендә, төп геройлары – яраткан мультфильмнар геройлары. Крокодил Гена һәм аның тугры дуслары Шапокляк һәм яман юлбасаралар урлаган Чебурашканы коткарачак».

Үз хәбәрчебез.

Илдар Шәрипов фотолары.
Читайте нас: