ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 октябрь 2019, 16:20

"Сестренка" рекордлар куя

Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" хикәясе буенча төшерелгән кино прокатта Голливуд киноларыннан алга чыга

Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" хикәясе буенча Русия режиссеры Александр Галибин тарафыннан төшерелгән башкорт телендә "Сестренка" заманча киносының Уфада 22 сентябрьдә узган премьерасы менә инде ике атна республика халкы теленнән төшми. Киноның киң экраннарга чыгуы Башкортстанда гына түгел, Русия кинопрокатында да зур мәдәни вакыйгага әверелде. Картина инде "Евразийский мост" IV Ялта халыкара кинофестивалендә гран-при яулаган. Бүгенгә киноның касса җыелмасы күп кенә Голливуд киноларының җыелмаларыннан арткан – прокатның 13 көненә инде аны 66,5 мең тамашачы караган.
Кинокартинаның чыгарылышы башкорт әдәбияты корифее, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең гасырлык юбилеена багышланган. Кино бик эчкерсез килеп чыккан. Анда Бөек Ватан сугышы елларында бер башкорт гаиләсене һәм Башкортстанда яңа гаилә тапкан Украинадан ятим калган Оксана исемле кыз тарихы сөйләнә. Төп рольне – Җәмилне – "Сәңгелдәк" балалар телетапшыруын алып баручы һәм "Чулпылар" конкурсы финалчысы алты яшьлек Арслан Крымчурин уйнаган. Ул кинода төшүе җиңел булмавын таный. "Мин бик тырыштым", – ди яшь дебютант. Оксананы Украинадан кыз Марта Тимофеева уйнаган. Кино Белорет районының Яңа Хәсән авылында төшерелгән. Декораторлар проект өчен махсус 1940 еллар йортларының төгәл күчермәләрен төзегән. Тәнкыйтьчеләр һәм Мостай Кәримнең туганнары фикеренчә тарих сәнгать фильмының сценариена бик яхшы яткан. Бу урыннар картина чыкканнан соң туристлар белән тулы.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шулай ук барлык республика халкын киноны карарга өндәде. Хөкүмәтнең вице-премьеры Ленара Иванова һәм мәгариф министры Айбулат Хуҗинга фильм җитештерүчеләргә чыгып, прокат тәмамланганнан соң кинокартинаны мәктәпләрдә күрсәтү йөкләтелгән.
Читайте нас: