ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
10 октябрь 2019, 19:35

Яшьләр сарае: яңара, матурлана

Тышкы эшләр инде тәмамланган диярлек

Яшьләр сараена безнең соңгы тапкыр барудан бер ай узды. Һәм бу зур булмаган вакыт эчендә биредә аз эшләнмәгән. Учреждение директоры Регина Хәммәтова безнең белән уртаклашуынча, территорияләргә асфальт салу, 3 D-брусчатка салу тәмамланган, фонарьлар урнаштырылган, аларны электрга ялгасы гына калган. Элекке фонтан урынында рокарий булдыру тәмамланган, анда нефть чыгаручыларга һәйкәл төп герой булды һәм шулай булып кала да. Биредә мрамор гына өстисе калган.
Бинаның алгы ягында эшләр дәвам итә, шулай ук арткы мәйданчыкны дә дә эшләп бетерәсе калган – анда урбан-футбол уены һәм воркаут (турникта урам гимнастикасы) белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак. Әлеге вакытта Яшьләр сарае коллективы эскәмия һәм урналар сайлау белән мәшгуль. Гомум концепциядән бернәрсә дә аерылып торырга тиеш түгел. Өстәвенә бу тулысынча Яшьләр сараеның эчке өлешенә дә кагыла. Анда эш элеккечә кайнап тора, хәер инде аз эшләнмәгән. Кухня әзер диярлек, төрле биналар сәнгатьле бизәлгән.
Спорт залында (түбә), икенче катта (идән, диварлар) эш алып барыла, беренче катта да әлегә эш җитәрлек.
Шуңа карамастан, турыдан-туры "Нефтяник" кинотеатры сеансларны октябрь ахырына тергезергә тиеш –коллективта шуңа исәп тоталар. Ә эшләрнең төп фронтын ел ахырына тәмамларга планлаштыралар.
Читайте нас: