ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 октябрь 2019, 12:51

Ә хатын: "Түшәмгә булса да кагылма!" – ди

Ару-талу белмәс Өлфәт Шәрипов "сәнгатен" дәвам итә

"ЯТ" Ямадыда туып-үскән Өлфәт Шәрипов турында бер тапкыр гына язмады. Әле ул туган авылында подъезд янында кар-боз патшалыгын әвәли-ясый, әле подъезд стенасына хәтта еллар үткәч соңгы вәхшинең дә нинди дә булса начар сүзләр язарга кулы күтәрелмәслек итеп рәсем төшереп куя.
Бу көннәрдә Өлфәт Таһир улы, яңа эшләрен күрсәтү һәм планнары белән уртаклашу өчен, безнең үзенең өенә чакырды.
Гомумән, талантлы кешенең бөтен нәрсәдә талантлы булуы хакында күптәнге фикер безнең геройга тулысынча туры килә. Тальянчыларның урындагы ансамблендә бии, уйный, шигырь яза. Геннары йогынты ясый, күрәсең, әтисе Таһир Шәрипов Ямадыда киң билгеле, шулай ук шигырьләр язган.
Әмма рәсем төшерү һәм сынчылык Өлфәтнең төп мавыгулары исәбенә керә. Өстәвенә, кул астындагы әйберләрдән. Пластилин, кызыл балчык, буяу, аппликация, фосфор, бисер, ташлар, кабырчыклар, чикләвек тышы – барысын да
исәпләп бетерерлек тә түгел.
– Карале, пенопластта рәсем төшердем. Шундук сеңә, искиткеч материал, – дип күрсәтә ул безгә гади пенопласт кисәгенә төшергән пейзажын.
Барлык диярлек бүлмәләрнең стеналары бизәлгән, матурланган, төрле тарихи чорларга багышланган. Төп геройлар исәбендә – гаилә әгъзалары: хатыны Айгөл, кызы Альбина, улы Илназ, әти-әнисе...
Әйткәндәй, балалары әтисенә охшаган – Альбина берничә ел элек "Урман боланы" биюе белән "Төньяк балкышы"нда гран-прига ия булды, тиктормас Илназ шулай ук биюгә йөри.
Хәзер һәвәскәр рәссам иҗади эзләнүдә – залдагы үзәк урынны нәрсә белән бизәргә.
– Хатыным көлә, янәсе, хет түшәмгә кагылма инде, ди, – елмаеп сөйли әңгәмәдәшәбез.
"ЯТ" хәбәрчеләре катнашлыгында сөйләшү, фикер алышудан соң хәл ителде: биредә космос тематикасы булачак!
Кыскасы, планнары Наполеонча. Туган як тарихы белән кызыксынучы (шул исәптән башкорт һәм татарларның этногенезы белән) Өлфәт Таһир улына Цезарь һәм Чыңгызхан кебек үткәндәге эшлеклеләр якынрак булса да. Ләкин бу инде бөтенләй башка тарих...
Читайте нас: