Җырчы тынычлык ярата. Әлбәттә, гастрольсез, җыр яздыру, башкару ыгы-зыгыларысыз тормыш тынычрак.
Җырчы урысча: "Слава и спокойствие не спят в одной постели", – дигән "Интертат" хәбәрчесенә. Татарча әйтсәк, тынычлык белән танылу бер караватта йокламый.
– Тыныч булыр өчен сәхнәдән китәргә кирәк, димәк. Әллә җырлаудан туктарга җыенасыз? Бер сөйләшкәндә миңа: "Яшьләргә сәхнәдә үз урынын табарга ярдәм итәр идем", – дигән идегез бугай?
– Әлегә хыяллар гына. Сәхнә яшьләр һәм матурлар өчен булырга тиеш. Картайган көнне гастрольләрдә йөрергә хыялланмыйм. Әмма ләкин үз урынымны табарга язсын, – дигән җырчы.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/