ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 октябрь 2019, 10:39

Элвин Грей хакында

"Рәхмәт, 2017 елдан бирле бергә"

Бу хакта Уфа моделе Диана Хәкимҗанова хәбәр итә.
Ул Инстаграм битендә Элвин Грей белән төшкән фотосын урнаштырган. Анда ул җырчының битеннән үбеп төшкән. Комментарийларда аларга матур пар дип котлап язганнар."Иң яхшы көн иң яхшы Элвин белән. Сүзләр артык", - дип язган Диана.
"Сез иң яхшы пар", "хәтта чәч төсләрегез охшаш", "матур пар, күптән бергәме?" - дип сораганнар.
"Рәхмәт, 2017 елдан бирле бергә", - дип җавап биргән Диана Хәкимҗанова.
Диана элегрәк тә Элвин Грейга багышлап пост куйган булган. "Ә мин шундый бәхетле. Ә 21 көннән соң мин тагын да бәхетлерәк булачакмын, чөнки Элвинның "хатыны" булуга ике ел тулачак! Кайда гына булсам, нәрсә генә эшләсәм дә, ул һәрвакыт минем янымда. Юлъякшин, минем шатлыгымны сүзләр белән аңлату аз, ул шатлык һәрдаим яши", - дигән Диана.
Элвин Грей аңа рәсми битеннән күзен кыса торган смайл куйган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: