ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 октябрь 2019, 18:00

"Феникс" киләчәккә планнар белән "яна"

Яңавылның сынлы сәнгать һәвәскәрләре клубы нәрсә белән яши

Бер елдан артык кына Яңавылда әлегә аз билгеле, ләкин инде кайбер яңавыллылар арасында популярга әверелгән "Феникс" эшли. Фикердәшләр – сынлы сәнгать яратучыларның очрашулары һәр якшәмбе уза. Алар теләп белән бер-берсе белән аралаша һәм теләк булганда һәр яшьтә яңа нәрсәгә дә булса өйрәнергә мөмкин дигәнне раслый. Клуб эшен танылган рәссам-скульптор, Русия рәссамнары Берлеге әгъзасы Рамилә Фазлеева алып бара.
– Төрле елларда рәсем ясарга өйрәнергә теләүче өлкән кешеләр миңа мөрәҗәгать итте, – дип сөйли Рамилә Нәкыйб кызы. – Аларга ярдәм итү теләге миндә күптән бар иде, ә хаклы ялган чыкканнан соң чын мөмкинлек туды. Андыйлар Яңавылда аз түгел – беренче дәрескә ун кеше килде. Шулай "Феникс" клубы барлыкка килде.
Бер ел үткән һәм бөтенләй диярлек рәсем төшерә белмәгән кешеләр инде кулларында каләм һәм пумаланы ышанычлы тота, үз шедеврларын булдыра.
Клуб исемен алар очраклы гына сайламаган. Сынлы сәнгать белән шөгыльләнү кешегә яңа көч, үз-үзенә ышаныч һәм чикләнмәгән мөмкинлекләр бирә. Мольбертларны үз куллару белән эшләгәннәр. Дәресләр гадидән катлаулыга барган: термин, кагыйдәләр белән танышканнар. Музей ремонтка ябылу белән дәресләр өчен яңа урын турында сорау туган. Җәй көне еш кына урамда рәсем төшергәннәр (һава торышы мөмкинлек биргәндә), пленэрга шәһәр читенә чыкканнар. Кыш көне Рамилә Нәкыйб кызының йортында рәсем төшергәннәр. Алда аларны яңа үрләр көтә – адым артыннан адым алар академик рәсем, композиция законнарын үзләштерә. Шулай ук танылган рәссамнар эшләре белән танышалар, экскурсияләр оештыралар.
– Уфага бардык, өч сәгатьтән артык М. Нестеров исемендәге музейда, сәнгать галереясында тагын да озаграк вакыт булдык, – дип дәвам итә сүзен клуб җитәкчесе. – Нефтекамада "Мирас" картиналар галереясында, "Сиринъ" сәнгать салонында булдык. Балалар сәнгать мәктәбендә талантлы рәссам, педагог Айдар Усманов белән очраштык.
Пермьнән Русия дизайнерлары Берлеге әгъзасы дә безнең белән мастер-класс үткәрде. Ул үзенең майлы пастель белән эшләү тәҗрибәсен күрсәтте. Дәресләр бик җанлы узды һәм үзебезгә тагын да күбрәк ышаныч бирде.
Менә шундый кызыклы иҗади тормыш белән яши әлеге вакытта клуб әгъзалары. Бүген биредә Рамилә Нәкыйб кызы әйтүенчә, "бер теләктә, бер рухта" булучылар гына калган. Башлаучы рәссамнар төрле урыннарда эшләүгә карамастан, аларның бер-берсе белән аралашырга, рәсем төшерергә, иҗат итәргә ихтыяҗы бар. Алар инде шактый җитди рәсем төшерә.
Клуб ирекле нигездә эшли, шәһәр өчен җан атучы кешеләр, иганәчеләр барлыкка килсә, шәп булыр иде. "Феникс"ның киләчәккә планнары зур.
– Хәзер эшләр күргәзмәсе үткәрергә теләр идек, – ди Рамилә Нәкыйб кызы.
– Теләк булганда һәр яшьтә рәсем төшерергә өйрәнергә һәм аннан зур канәгатьлек, шатлык һәм көч алырга мөмкин булуын кешеләргә күрсәтергә.
Читайте нас: