ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
29 октябрь 2019, 16:25

Кырык өчтән өченчеләр

БРның 100 еллыгына"Ауаз" башкорт этник мәдәният фестивале "Чулпан"га яңа дипломнар китергән

Илеш районының Югары Яркәй авылында ике көн дәвамында Башкортстан барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган "Ауаз" башкорт этник мәдәният һәм заманча сәнгатьнең III Ачык күп жанрлы фестивале узды. Фестивальгә Башкортстан һәм Чиләбенең егермедән артык районыннан балалар һәм өлкәннәр коллективлары килде.
Яңавыл районыннан биредә "Чулпан" татар халык фольклор ансамбле вәкил булды. Коллектив "Фольклор" номинациясендә "Баланлы аланда" гореф-гадәт куелышы белән чыгыш ясады, ә "Вокал" номинациясендә жюри хөкеменә берьюлы ике номер тәкъдим ителде: "Яңавыл киленнәре" һәм "Тирәккәем" башкорт җыры.
– Югары Яркәйдә үзешчән халык иҗатының барлык юнәлешләреннән һәвәскәр коллективлар җыелды, – дип сөйләде кайткач ансамбль җитәкчесе Әлфирә Галина. – Фестивальнең конкурс программасында Башкортстаннның 21 районыннан 43 иҗади төркем һәм Чиләбе өлкәсеннән бер коллектив чыгыш ясады. Ә "Ауаз"га барлыгы 700гә якын катнашучы теркәлде. Декоратив-гамәли иҗат осталары һәм һәвәскәр рәссамнар күп эшен тәкъдим итте.
Безнең чыгышлар шулай ук югары бәяләнде. Балан җыю хакында җыр-гореф-гадәт тамашасы III дәрәҗә лауреат Дипломы яулады, "Вокал" номинациясендә шулай ук фестиваль дипломнары алып кайттык. Конкурсның беренче көнендә ике сәгатьлек концерт белән Рсай авылында булдык. Тамашачылар барлык номерларны бик җылы кабул итте. Бу тамаша өчен Республика халык иҗаты үзәге безне Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Читайте нас: