ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 ноябрь 2019, 15:05

"Нон-стоп" режимында җиңүгә кадәр

Яңавылда елның иң күп китап укучы гаиләсен билгеләделәр

"Иң күп китап укучы гаилә" район конкурсы безнең районда бишенче ел рәттән уза. Оештыручылар аны үткәрүгә яңа идеяләр белән карый. Районның иң күп китап укыган һәм хирыс китап яратучы исеменә алты гаилә командасы ярышты. Бу район үзәк китапханәсе вәкилләре Хөсәеновлар гаиләсе, Сәрмановлар (Йөгәмәш авылы), Ялаловлар (балалар модельле китапханәсе), Гыйльфановлар (Ваяды авылы), Нәбиуллиннар (Иске Вәрәш авылы), Әхияровлар (шәһәр модельле китапханәсе).





Урыннарда сайлап алу турын үтеп, җомга кич алар иҗат мәйданчыгында район үзәк китапханәсендә очрашты.
Районның мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Ибраһимов аларга уңышлар теләде.
Йолага ярашлы конкурс ике этаптан торды: визит карточкасы һәм яраткан китапны тәкъбирләү.
Быелгы ярышларның югары иҗади нотада үтүен билгеләп үтү мөһим. Алты команда да, жюрига районда иң китап укучы гаилә икәнен исбатлап, спорт теле белән әйткәндә, финишка иңгә-иң диярлек барды. Командаларның ныклап әзерләнгәне күренеп тора иде – бик күп китап укыганнар. Сәрмановлар гаиләсенең "Любознайки" командасы тамашачылар алдында күңелле һәм дәртле чыгыш ясады, Гыйльфановларның иҗади карашы ышанычлы булды, Нәбиуллиннар һәм Әхияровлар тиктормас-балалар активлыгы белән гаҗәпләндерде, Хөсәеновларның "Дружба" командасы тамашачыларны артистларча чыгыш ясавы белән таң калдырды. Ялаловларның "Башкирские пчелки" командасы киң белем дәрәҗәсе һәм анализ ясый белүе белән әсир итте.


Читайте нас: