ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 декабрь 2019, 12:15

Авыллылар актив мәдәният тормышы белән яши

Иҗат кешеләре белән кулга кул тотынып

Гәзит битләрендә карманлылар – үзешчән сәнгать активистлары – белән чаралар еш яктыртыла.
– Барлык чара һәм концертларда канәгатьлек белән катнашып кына калмыйлар, ә үзләре дә уйлар бирә, – дип уртаклаша безнең белән ярдәмчеләренә шатланып бетә алмаган авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлназ Шәймөхәммәтова. – Мондый активистлар төркеме белән һәр чараны яхшы дәрәҗәдә үткәрергә мөмкин. Безгә бар нәрсәдә авыл хакимияте ярдәм итә, китапханә белән кулга кул тотынып эшлибез.
Гөлназ Шәймөхәммәтова яшь җитәкчеләр исәбеннән – мәдәнияттә барлыгы җиде ел. Бу өлкәдә көчен сынап карарга аны элекке авыл хакимияте башлыгы Рәсиф Вәлиев чакырган. "Мине декрет отпускасыннан тартып алды – беренче бала белән утыра идем – моның өчен аңа зур рәхмәт", – дип елмая Гөлназ Феликс кызы. Эшчәнлек төрен (белеме буенча бухгалтер) алыштырганга аз гына дә кызганмый, эш бик ошый, ди. М. Акмулла исемендәге БДПУда квалификация үзгәртү курсын узган.
– Язмыш мине нәкъ иҗади өлкәгә алып килгәне белән канәтьмен, – ди ул – Гаиләм һәркайда ышанычлы ярдәмчем. Кызларым инде чараларда беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Гомумән, барыбыз да бергә эшлибез.
Өлкәннәрне һәм балаларны җәлеп итеп, авыл мәдәният йорты каршында алты түгәрәк эшли, шул исәптән "Илһам" драма түгәрәге, "Светлячок" бию түгәрәге. Атнасына ике тапкыр "Здоровье" фитнес-төркемдә шөгыльләнәләр. "Бәйрәм" фольклор ансамбле әгъзаларының активлыгы шатландыра. Аналар көнендә "СуперӘни" конкурсын үткәргәннәр, еш кына биредә йөгерү, волейбол, футбол буенча ярышлар, балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади мастер-класслар үткәрәләр. Мюзикл сценариен төзү өстендә китапханәче Гөлнара Рәхмәтуллина белән алар соңга кадәр утыра. Гомумән, карманлыларны быел янә искиткеч һәм җанлы Яңа ел тамашасы көтә – хәтта икеләнергә дә кирәкми.
Читайте нас: