ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
14 гыйнвар 2020, 15:42

Аны халык ни өчен ярата?

Халык артистына якташлары зур хөрмәт күрсәтте

Халык артистына якташлары зур хөрмәт күрсәтте
Татар дөньясында чын-чынлап халыкчан җырчы булып танылган Хәмдүнә Тимергалиеваның исеме генә дә әллә нинди югары титулларны алмаштырырлык. Җыр сәнгатендә ул — тамашачының ихлас яратуы белән бүләкләнгән мәшһүр шәхес.
Аны халык ни өчен ярата? Чөнки ул үзе дә ихтирамлы, тамашачы алдында 51 ел чыгыш ясап, бер генә тапкыр да фонограммага җырламаган артист. Җырларын тыңлаучыны шулай хөрмәт иткәч, ничек итеп тамашачы аны зурламасын! Халыкны алдап булмый ул, аңа ни бирәсең, шуның белән җаваплый. Мондый тере тавышка гына башкаручы артистны безнең чорда табып була микән?
Еллар үтсә дә, һаман элекке сөйкемлелеген, яшьлектәге табигый матурлыгын югалтмаган, иң мөһиме — эчкерсез, гади, халыкка якын булган җырчының юбилее районда гөрләп узды. Ике көндә дә залда бер генә буш урын булсачы! “Үзебезнең Хәмдүнәбез” дип, яше-карты легендар җырчыны тыңларга килгән иде.
Сәхнәгә якташыбыз, үзебезнең Котлыяр кызы аяк басуга, үзебезнең Фәдис Ганиев балкып килеп чыгып, тамашага килүчеләрне берьюлы ике бәхет кичерергә мәҗбүр итте. Һәр икесе райондашларыбызны җылы сәламләде. Җыр дулкыны ургылып, зал белән сәхнәне бербөтен итте. Якташларыбыз үзләре җырчы да, коцертны алып баручы да булды. Фәдис Ганиевның җор сүзле тапкыр юморын һәркем якын кабул итте. Бу икәүгә, борайлылар әйт­мешли, тиктомалга гына халык җырчысы, артисты исеме бирелмәгән инде! Тәмам әсир итте алар борайлыларны. Әллә үзебезнекеләр булганга, концерт программасы да якташларыбыз белән җылы әңгәмәгә әйләнеп, аларның башкарган җырларына үрелеп барды.
Борайлылар туры сүзле. Ә Хәмдүнә Тимергалиеваның иң чагу сыйфаты ул. Күңеле саф, чиста, намуслы кешеләр шундый була, минемчә. Борайның Котлыяр һәм Мулла авылы балалары Хәмдүнә һәм Фәдис тә бер-берсенә шушы сыйфатлары белән шулкадәр охшашлар!
Үзебезнең Борай егете Илһам Шәриф­нең җырлавын да тамашачы җылы кабул итте. Туганнарча җылы мохиттә үткән юбилей концертында Хәмдүнә апаның бертуганы, 82 яшьлек Фәнәви абый Тимергалиев гармунда өздереп уйнады. 61 ел элек бу гаиләгә килен булып төшкән җиңгәчәсе дә, юбиляр каенсеңлесе турында җылы хатирәләрен искә алып, аңа гөлләмәләр бүләк итте. Мәшһүр җырчы Алия Хәй­руллинаны сәхнәгә чакырып алды һәм, сәнгатькә салынган тәүге сукмаклар хакында истәлекләр яңартып, алар бергә­ләшеп “Гармунчы Зәки” җырын башкарды. Фәнзия Мәкъсүтованы да Хәмдүнәбез үз янына дәште. Җырчы яратып башкара торган “Калдым юллар чатында”, “Буран кызы” җырлары сүзләренең авторы белән дә җанлы әңгәмәне күзәтте тамашачы.
Котлыяр авылыннан бер төркем делегация шушы авыл суын эчеп үскән кызларын тәбрикләргә гөлләмәләр, бүләкләр, калач һәм чәк-чәкләр алып килгән иде. Аларның һәрберсенең туганнарча, якын итеп әйтелгән теләкләре берсен дә битараф калдырмады. Бергәләшеп күрше авылларда концерт куеп йөргән елларны да кадерле ядкарь итеп сөйләделәр. Башка артистлар концертны тагын да тулыландырды. Бораебыз килене Лилия Биктимерова хәләле Фәдис Ганиев белән башкарган дуэтлар җылылык өстенә җылылык өстәде.
Райондашларыбыз концертны бирелеп, күренекле җырчыны ихлас ихтирам итеп, мөкиббән китеп карады. Бихисап рәхмәт сүзләре җырчыбызга юлланды. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Исхаковның тәбрикләү сүзләре ихласлык белән сугарылган иде. Райондашларыбыз исеменнән тапшырылган истәлекле бүләк юбилярның күңеленә хуш килде. Үзенә карата булган туганнарча игътибарны, котлау сүзләрен рәхмәт белән кабул итеп, йолдызыбыз, милләтебез сәнгатенең примасы, үз чиратында, Рөстәм Әхмәт улына: “Егет икәнсең!” – диде. Безнең халыкта моннан да югары бәя юктыр!
Якташларыбызның Хәмдүнә Тимергалиеваны яратуы аның һәр чыгышын көчле алкышлар белән каршылавыннан күренеп торды. Чөнки бу легендар шәхесне Борай җире тудырган, Борайда иҗат канатларын ныгытып, дөньяви җыр мохитенә юл алган кеше ул.
Миләүшә Әхмәтҗанова.
Борай районы.
Читайте нас: