ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
11 февраль 2020, 12:23

"Җырчы булам, дип, бай абзыйлар белән чуалып йөрмим..."

Бер дә тәнкыйть ишетмәгән җырчы юктыр ул. Җырчы Гөлназ Асаева үзенә килгән комментарийларга усал җавап бирә

Кайбер язылучылары аны миһербанлырак булырга өнди хәтта.


Бер тамашачы, Гөлназ әтисе Рөстәм Асаев булганга гына сәхнәгә чыга алды, дип язган.
«Без үзебезнең әти-әниләребездән башка дөньяга туа алмас идек. Сәхнәгә килгәндә, мин горурланып әйтә алам: әти-әниемнең ярдәме белән сәхнәгә чыктым. Икенче кешеләр белән ятып, әллә кайларда гулять итеп чыкмадым бит, әти-әниләр аша чыктым. Мин моның өчен бик шатланам һәм горурланам. Әмма алар минем өчен җырламый, концертлар оештырмый. 15 яшемнән үз-үземне карыйм. Үз көчең, сәләтең булмаса, хоть әллә нинди әниләр булсын", дип җавап биргән Гөлназ.

Дөрес бит. Сез ничек уйлыйсыз?
Фото: intertat.

Автор: Резеда Галикәева

Читайте нас: