ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 февраль 2020, 17:54

Ләйлә һәм Рөстәм ГАЛИЕВлар: Икебез дә – ут-ялкын

Иң чибәр һәм иң зәвыклы дуэтларның берсе – Ләйлә һәм Рөстәм ГАЛИЕВлар

Эстрадада дуэт җырчылар бихисап, аеруча соңгы арада күбәеп китте алар. Бүгенге кунакларыбыз да – иң чибәр һәм иң зәвыклы дуэтларның берсе – Рөстәм һәм Ләйлә ГАЛИЕВлар.
– Сез кайсы яклардан? Язмыш сезне ничек очраштырды?
Мин Куергазы районы Яңа Мораптал авылыннан, Ләйлә исә Яңавыл районы Тау авылы кызы. Безне җыр һәм сәхнә очраштырды дисәм дә була.
Белүемчә, сез чагыштырмача тиз кавышкансыз. Гаилә корганда курку яисә шикләнүләр булмадымы?
Әйе, без бик тиз кавышып киттек. Әлбәттә, 2-3 ай дуслашып йөрдек инде. Безнең яшь аермасы матур гына инде. Күпме икәнен әйтмибез, сорамагыз да. Шикләнүләр булмады. Мин, русча әйткәндә, бик уверен идем. Тәкъдим ясагач Ләйлә хәтта шаккатты. Нишләптер, әти-әниләр белән танышып та, таныштырып та тормадык. 14 февраль – Гашыйклар көнендә никах укыттык. Никахны Ихлас мәчетендә укыттык. Минем барысы да ихлас иде. Шаһитлар итеп дусларым Әнвәр Нургалиев, Марат Шәйбаковны чакырдык. Алар ул вакытта “Ихлас” төркеме буларак чыгыш ясый иде.
Бергә иҗат итүегезгә ничә ел?
Без инде 9 ел бергә чыгыш ясыйбыз.
Рөстәм, ялгышмасам, “Нур”да да уйнадыгыз бугай. “Нур” сәхнәсенә менеп, тагын берәр роль башкарасыгыз килмиме?
Уфа Нур татар дәүләт театрында 5 ел уйнадым. Белемем буенча мин – актер. Әйдәүче рольләрне башкардым. Бик кызыклы чаклар булды. Мотлак рәвештә сәхнәдә уйнаячакбыз әле. Әлегесе – вакытлыча. Театр – ул мәңгелек. Тормыш гел генә болай бара дигән сүз түгел. Теләсә нинди театрда уйнарга була миңа калса. Уфада театрлар күп, Аллага шөкер. Гастрольләр чоры тукталу белән, Алла боерса, театрга кайтып, рольләр башкарырмын дигән теләктә яшим.
“Нур”да ничә роль уйнап өлгердегез? Төп рольләр булдымы? Аннан китүегез финанс мәсьәлә белән бәйлеме?
Бик күп рольләр уйнарга туры килде. Аена 30 көн булса, шуның 27 көнен мин спектакльләрдә катнаша идем. Күпләрендә төп рольләрне башкардым. “Нур”дан китүгә бер продюсер тәкъдиме этәрде. Әлбәттә, башта бераз шикләнгән идем, әмма бүгенге көн күзлегеннән бар да яхшыга булган икән дип уйлыйм.
Ләйлә белән беренче дуэтыгызны хәтерлисезме?
Ләйлүшкә, безнең беренче дуэтны беләсеңме?
Ләйлә:
– “Әйе, ул җыр “Син минем язмыш” дип атала иде. Без аны Айдар Галимовның студиясенә барып яздырдык. Әйткәндәй, бу җырны яңартырга кирәк әле. 2011 елдан бирле җырлаган юк инде аны.
Җырларыгыздан иң уңышлыларын аерып әйтә аласызмы?
“Син минем язмыш” җыры, мисал өчен, бик уңышлы булган иде. Безне халыкка таныткан икенче җырыбыз – “Фәрештәм”. Аннары инде “Кулга кул тотынып” җыры китте һәм башкалар.
Эстрадада яхшы җыр табу авырмы? Кыйммәтме?
Конкрет кына әйтеп булмый. Ул кыйммәт тә булырга мөмкин яисә бөтенләй бушка килеп эләгергә дә мөмкин. Автор “менә мин сиңа хит сатам, бәясе шулкадәр” дип үз җырын тәкъдим итә. Ә ул уңышлы булмаска мөмкин. Һәм инде бөтенләй көтелмәгән, бәлки, бөтенләй бушка килеп эләккән җыр хитка әйләнә дә куя. Еллар буе җырланмаган җырның еллар үтү белән бөтенләй икенче төрле кабул ителүе бар. Бер җырчы башкарган җыр хит булса, шул ук җырны бүтән кеше җырласа, ул инде бөтенләй икенче төрле яңгыраячак. Гомумән, һәр җырчының үз җыры була. Менә, мәсәлән, Ләйләнең “Мизгелләр” җыры. Ләйлә аны теләмичәрәк җырлаган иде. Бу җырны аңа мин таптым, хит булачак, дидем. Һәм, чыннан да, бу аның “коронный” җыры.
Ләйлә, Рөстәм – сез нинди холыклы кешеләр? Холыкларыгыз охшашмы? Әллә берегез ут-ялкын, икенчесегез сабырмы?
Бу сорауны ишеткәч, Ләйлә миңа елмаеп карап куйды хәтта. Әйе, сез нәкъ ноктасына бастыгыз. Без икебез дә ут-ялкын. Әмма минем тормыш тәҗрибәм бераз күбрәк, бер-беребезгә юл куярга тырышабыз. Бу җиңелдән түгел, әлбәттә. Артист кеше мәмәй генә булалмый, ут-ялкын булмасаң, дөрләтеп алып булмый. Әмма без ничек бар – шулай, холыкларыбыз охшаш. Төрле чаклар була, кайвакыт Ләйлә сабыррак була, кайчагында – мин. Ситуациягә карап, кыскасы.
Тормыш девизыгыз бармы?
Рөстәм:
– Русча әйткәндә, “Что ни делается – все к лучшему”.
Ләйлә:
– “Алга һәм һәрвакыт алга!”
Кешеләрдә нинди сыйфатларга өстенлек бирәсез?
Кеше әйтсә, турысын әйтсен. Артыңнан сөйләп йөрмәсен. Синең алдыңда елмая, ә күпмедер вакыттан соң читләрдән бу кешенең синең хакта әллә нәрсәләр сөйләвен ишетәсең. Юк сүз таратучыдан турыга сорасаң, ул әле аптыраган тавыш белән “Кайчан? Кайда? Кемгә?” дигән була. Менә шундыйны җенем сөйми дөресен генә әйткәндә. Кешеләрнең икейөзлелеге үтерә инде. Кешенең намусы булсын. Башкалар эшенә кысылганны яратмыйм.
Рөстәм, сезнең чын дусларыгыз бармы? Ә сезнең ахирәтләрегез бармы, Ләйлә?
Ләйлә Галиева:
– Ахирәтем – минем күршем. Әбиләрем. Гомумән өлкәнрәкләр белән уртак тел табуы нишләптер җиңел миңа. 62, 65, 70 яшьлек әбиләрем бар минем.
Рөстәм Галиев:
– Әйе, Ләйлә өлкән апалары белән серләшергә ярата ул. Аларны кунакка чакыра, алар да аны бик яраталар, бер табыннан да калдырмыйлар. Ләйләнең якын күргән кешеләре сәнгать өлкәсеннән түгел. Миңа килгәндә инде, балачактан аралашып үскән дусларым бар, алар бүгенге көндә Уфада яши.
– Иҗатыгыз нихәлдә? Белүемчә, әле гастрольләрегез дәвам итә. Гастрольләргә бәйле кызыклы хәлләр дә булып торадыр?
Аллага шөкер, 9нчы сезоныбыз бара. Мартта Казанга барырга дип торабыз. Аннары Татарстан шәһәрләре һәм районнарына чыгарга исәп тотабыз. 40лап ноктага баруны планлаштырдык, билетлар сатуда инде. Сатыла дип хәбәр җибәрәләр. Артистларда кызыклы хәлләр күп була инде ул. Бервакыт таң белән ниндидер колхозга концерт кирәк булды. Барып аппаратураларны урнаштырдык. Колхоз рәисе тәбрикләү сүзе әйтү белән концертны башладык. Карасам, залда тавыш операторы көлә, күзләреннән яшьләр ага, кып-кызыл. Мин шунда ук өс-башымны уйладым, әллә чалбарымның замогы каптырылмаган микән дип кайгырдым. Карадым. Бар да тәртиптә кебек. Як-якка каранам. Сул якта баянчы басып тора. Уң якка күз салдым, синтезаторда уйнарга тиешле музыкант егетебез кулиса артыннан башын тыккан һәм залда утырган оператордан кул хәрәкәтләре белән синтезаторның кайдалыгын сорый. Соңыннан мин аларны тиргәдем инде, сез, егетләр, музыка коралларыгызны концерт башланыр алдыннан әзерләп куярга тиеш дип.
Хәзер тамашачы концертларга буш кул белән йөрми. Соңгы арада берәр аптыраткан бүләк булдымы?
Рөстәм Галиев:
– Бүләкләр күп булды: сәчәкләр, күчтәнәчләр, дигәндәй. Алай аерым истә калганнары юк та бугай.
Ләйлә Галиева:
– Үрдәк, сөт өсте, сөт китергәннәре бар тамашачылар.
Озайлы гастрольләр вакытында кызларыгыз белән телефоннан сөйләшеп торасызмы? Аларны да концертларга алып барганыгыз бармы?
Әлдә шушы телефон бар дип сөенәбез инде. Ватсап аша сөйләшәбез. Аларның нянялары бар, Ләйләнең әнисе дә еш кына килеп ярдәм итә, кызларны караша. Үзебез белән дә алып чыкканыбыз бар. Зур кызыбыз бер гастрольләрдән соң арып, башка бармас булды. Гаиләдә икең дә гастрольдә булуның шул ягы авыр инде. Балаларны калдырып киткәндә йөрәк өзелә.
Ләйлә, “путь к сердцу мужчины лежит через его желудок” дигән сүз бар. Рөстәм ашауда талымлымы?
Ләйлә Галиева:
– Бик үк талымлы дип әйтә алмыйм. Нәрсә пешерәм, шуны ашый. Күп ир-атлар кебек көн саен итле ризык пешерүне дә таләп итми, кайчагында ботка да ашарга мөмкин. Кирәк икән, үзе дә пешерә. Бик тәмле килеп чыга аның. Ир-атларга хас булмаганча, ул пешеренергә ярата.
Рөстәм, ә сез Ләйлә әзерләгән кайсы ризыкны аеручы яратасыз?
– Мин талымсыздыр инде, гомумән бөтен ризыкны да яратам. Ләйлә бик тәмле салатлар ясый. Тәмле итеп бәлеш пешерә. Ул, сәламәтлеккә файдалы булсын дип, диетическийрак пешерергә тырыша инде.
– Ләйлә өчен бу сорау: шундый зифа буй-сынга ничек ирешәсез, берәр төрле диетада утырасызмы яисә конституциягез шундыймы?
Ләйлә Галиева:
– Конституциям андый түгел шул минем. Шуңа мин аз гына күбрәк ашасам да, шунда ук гәүдәмдә чагыла. Бәйрәмнәрдә, гастрольләр вакытында күп ашарга туры килсә, өйгә кайту белән баллы-татлы ризыклардан, камыр ашларыннан тыелып торам.
Рөстәм Галиев:
– Ләйлә көненә 6-7 тапкыр ашарга мөмкин ул. Әмма ул аз-азлап ашый. Ә менә мин үзем кайчагында бер тапкыр ашап та хушланам. Шуның белән аерылабыз без.
Костюмнарыгыз бик матур һәм чагу. Аларны үзегез уйлыйсызмы? Кайсы җырга нинди кием туры килүен үзегез тоемлыйсызмы?
Әлбәттә, костюмнарны үзебез сайлыйбыз. Махсус тектерүчебез дә бар. 2 еллап инде аның белән эшлибез. Моңарчы сатып ала идек костюмнарны. Тамашачылар игътибарлы икән ул. Мәсәлән, Ләйлә прическасын һәм имиджын үзгәрткән иде, күпләр инде салоннарда “Хочу как у Лейлы Галиевой” дип чәч кистерүне һәм буяуны сорыйлар икән. Тегүчебезне дә табып алганнар хәтта.
Төркемегездә ничә кеше? Алар сезнең белән озак эшлиме?
Төркемдә 9 кеше, 9 ел бер үк состав белән эшләдек. Хәзер безнең состав тулысынча алышынды. Төркемгә яңа биючеләр, яңа музыкантлар килде. Яңа тавыш, ут операторы – барысы да яңа составта. Барысы белән дә дустанә мөнәсәбәттә аерылыштык, алар безгә рәхмәтле калды. Бүгенге көндә алар үз эшләрен алып бара. Эшләре уң булсын.
Күрүебезчә, татар эстрадасында дуэтлар күп. Ә шулай да, сезнең фикерегезчә, тамашачы ни өчен сезне якын итә?
Дөресен әйткәндә, белмибез. Тамашачы үзе беләдер, мөгаен. Чыннан да дуэтлар күбәйде. Күп булуы әйбәт тә ул бер караганда, чөнки тамашачыга сайлап алу мөмкинлеге бар. Конкуренция бар. Сәхнәдә чыгыш ясаучы артистлар – бар да конкурентлар. Ә конкуренция – ул сәүдә двигателе. Аңа дөрес карарга кирәк. Ул көнләшү түгел. Бу гадәти күренеш һәм ул шулай булырга тиеш тә.
Рөстәм, сез армиядә хезмәт иттегезме?
Юк, мин хәрби хезмәттә булмадым. Тәүдә сәнгать институтын тәмамладым, аннары Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли башладым. Шулай вакыт узды һәм мин хезмәт итми калдым.
Гомумән армиягә, хәрби хезмәткә мөнәсәбәтегез нинди?
Бик әйбәт. Армия егетләргә тәрбия бирә, алар анда чыныгу мәктәбе уза. 18-20 яшьләрдә нәкъ шундый “переломный” момент була ул, шуңа хәрби хезмәтне бик урынлы дип кабул итәм. Аеруча үзаллы тормыш башлар алдыннан бик кирәкле нәрсә. Илләребез тыныч-имин була күрсен инде.
Ләйлә Галиева:
– Нәкъ читтә хәрби хезмәттә булганнар әнинең һәм туган якның кадерен беләдер ул. Шул яклап та армия хезмәте хөрмәткә лаек миңа калса.
Тиздән 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәбез. Шушы уңайдан нинди теләкләрегез булыр?
“Өмет” гәзите укуыларына уңышлар теләп калабыз. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан шуны әйтәсем килә: егетләрне кадерләргә кирәк. Аларны тәмле ашату гына түгел, назлап, җаена торсаң, алар хатын-кыз өчен барын да эшләргә риза! Бөтен ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклибез. Иң мөһиме – илебездә тынычлык булсын. Егетләребез төшенкелеккә бирелмәсен. Хөкүмәтне баетып, аракы эчеп, тәмәке тартып, үзебезне бозып ятмыйк. Егетләр исән-сау булса, гаиләләр корылачак, балалар туачак һәм тормыш дәвам итәчәк.
Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә иҗади уңышлар теләп калабыз.
Әлфия Шакирҗанова.

Читайте нас: