ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
26 февраль 2020, 17:05

Авылда талантлар кимемәс

"Җырлаучы авыл" вокал конкурсы ахырына якынлаша

"Җырлаучы авыл" республика вокал конкурсының муниципаль этабы катнашучылары өчен Эткенә авылы чираттагы зона итеп сайланды. Сишәмбе, 25 февральдә, биредә ун авылдан иҗади талантлы авыллылар ярышты.
Кичке сигезләр чамасында авыл мәдәният йортына халык агыла башлады. Зал тулы дип әйтү, берни дә әйтү түгел. Тамаша залында барлык урыннар чара башланганчы ук алдан алып куелган. Эткенә авыл мәдәният йорты сәхнәсендә, урындагы яшәүчеләрдән тыш, Әтлегәч, Каймашабаш, Сусады-Ябалак, Ижбулды, Исәнбай, Орловка, Петровка, Зайцево, Сусадыбаштан вокалчылар катнашты. Аларны күбесе номерларын мондый тамаша алдынды тәү тапкыр күрсәтте. Тәүдә чыгышларда дулкынлану сизелсә дә, ахырга таба борчылуның эзе дә калмады, вокалчылар кызу җанатарлар, көчле алкышлар ярдәмендә үзләрен иркен тоя башлады. Жюрига конкурсантларга бәя бирү гади булмады. "Җырлаучы авыл"ның муниципаль этабы бүген тәмамлана – үзешчән артистларны соңгы тыңлау Сандугач зонасында узачак. Исегезгә төшерәбез, иң яхшы номерларны ачыклау өчен район алты зонага бүленде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар үзләренең талантларын инде Шүдик, Яңа Уртавыл, Кисәккаен, Ямады зоналарында күрсәтергә өлгерде.
Читайте нас: