ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 октябрь 2020, 14:00

"Әйтмә син авыр сүз..."

Редакция кунакханәсендә - Башкортстанның халык артисты Фәдис Ганиев

Башкортстаннның халык артисты Фәдис Ганиев районда еш кунак. Әмма, ачыклануынча, "ЯТ"ның редакция кунакханәсендә бер тапкыр да булмаган икән. Шуңа күрә ул чираттагы тапкыр килгәч, аның белән зарури әңгәмәләшергә карар иттек.
– Фәдис Рәхимҗанович, саумысыз! Талантыгызны бәһалаучыларның тормыш юлыгыз белән таныш булуына ышанам. Үткән еллар биеклегеннән үзегезне ничек бәялисез?
– Утыз ел элек нинди булдым? Яшь, дәртле, тәкәббер. Әмма үтелгән еллар мине бик аз үзгәртте – күңелем белән шундый ук яшь һәм дәртле Фәдис булып калдым. Эстрадага карата мөнәсәбәтем үзгәрде.
– Аңлатыгыз?..
– Совет заманында академия сәнгате һәм эстрада параллель яшәде һәм барды. Аларның һәрберсендә интеллигентлы, белемле кешеләр яшәде. Вокалчы һәм музыкантларның барысының да вуз дипломы бар иде. Шундый югары сәнгатьтә үстек, тәрбияләндек. Шуңа күрә әлеге юлны сайладым да. Әгәр яшь булсам һәм каршымда һөнәр сайлау торса, хәзерге эстрадага карап, бирегә бармас идем.
– Артисттан башка тагын кем булырга теләгән идегез?
– Мәктәп эскәмиясеннән хәрби офицер булырга әзерләндем, һәм чыгарылыш имтиханнарына кадәр үк Новосибирск югары хәрби-сәяси училищесына документларны җибәрдем, анда мине көтәләр иде инде. Әмма республика хәрби комиссариатында баш тарттылар. Сәбәбен еллар үткәч белдем. Иҗади үсешемне республиканың Мәдәният министрлыгында күзәткәннәр, һәм хәрби комиссариатка теләсә нинди сәбәп белән минем төбәк чикләренә чыгуны чикләү биреме бирелгән. Башкортстан мәдәнияте шундый талантны югалтырга тиеш түгел, дигәннәр. Һәм мин мәдәни-агартуга укырга кердем. Ә тагын яхшы педагог яки икътисадчы була алыр идем, дип уйлыйм. Мәктәптә математика белән дус булдым.
– Сезне данлаган "Әйтмә син авыр сүз" җыры турында бераз сөйләгез әле...
– Рамил Чурагул һәм Ризван Хәкимовның миңа уңыш китергән җыры бик кадерле. Ул минем визит карточкасы. Аны нәкъ миңа тәкъдим иткәнгә, авторларга рәхмәтлемен. Тамашачылар үтенече буенча канәгатьлек белән аны әлеге көнгә кадәр башкарам.
– Лилия Биктимерова белән никахыгых бик аһәңле. Гаиләдә нәрсәне үзара мөнәсәбәтләрегезнең "алтын" манарасы дип исәплисез?
– Аллага шөкер, Лилия белән инде 18 ел бергә. Көн саен тәүлегенә 24 сәгать. Никах ныклыгы өчен бераз аерым яшәргә кирәк, дип исәпләүчеләр белән һич килешмим. Гаилә – кечкенә дәүләт, ә дәүләттә бит төрле нәрсә була. Тату яшәү өчен, бер-береңне эчтән, күңелең, йөрәгез белән аңларга кирәк. Еш "яратам" дип әйтү яклы түгел мин, бу хакта күп сөйләргә кирәкми. Аңлау һәм хөрмәт итү – менә ул мәхәббәт.
– Улыгыз туу тормышыгызга нинди төсләр өстәде?
– Кәримне унике ел көттек. Ул барлыкка килү белән дөнья кирегә әйләнде кебек. Тормыш кыйммәтләре бөтенләй үзгәрде, максатлар да үзгәрде. Аның киләчәген нинди итеп күрергә теләр идем? Күңеле һәм тәне белән сәламәт кеше булып үсүен. Нинди генә һөнәр сайласа да, халкына – лаеклы, Ватанына файдалы булуын. Әти-әнисенә рәхмәтле калуын.
– Ә үги кызыгыз Гөлназ нинди булып үсте?
– "Үги" сүзен яратмыйм. Аның үз әтисе булмавым турында беркайчан да уйланмадым. Ул минем өчен бик кадерле. Аны Лилия белән биш яшьтән үстердек, һәм аның өчен чын әтигә әверелүгә шатмын. Аның бәхете – минем бәхет, аның борчулары шулай ук минеке. Аны яхшы тәрбияли алдык, дип уйлыйм. Ул ышанычлы тормыш юлдашы сайлады, аларга бәхет телим. Оныклар турында хыялланабыз, әлбәттә, яхшы дәү әти булырмын, дип уйлыйм.
– Гәзит укучыларга иҗади планнарыгыз белән уртаклашыгыз әле.
– Бөтендөнья йогышлы авыру – коронавирус пандемиясе барлык иҗади планнарны юкка чыгарды. Тамашачысыз, сәхнәсез калдык. Аны бик сагынабыз. Канәгатьлек белән Яңавыл сәхнәсендә Республика көне һәм Яңавыл районы юбилеенда чыгыш ясау чакыруын кабул иттек, шулай ук Борайда концерт булды. Күз алдына китерәсезме, сәхнәгә беренче тапкыр кебек чыктык.
Әлеге мизгелдә нык сакланырга кирәк, дип исәплим. Соңгы вакытта гына чир сәбәпле байтак якыннарны югалттык, шул исәптән артистлар арасында да. Шуңа күрә "үзегезне саклагыз" сүзләре бик мөһим. Бөтен нәрсә үтәр, һәм янә сөенеп сәхнәдә очрашырбыз, дип ышанам.
Читайте нас: