ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
3 ноябрь 2020, 15:22

“Югалтуыбызга һаман да ышана алмыйбыз әле...”

Вакытсыз гүр иясе булган баянчы Айнур Фатыйховның әнисе Лилия ханым шулай ди.

Вакытсыз гүр иясе булган баянчы Айнур Фатыйховның әнисе Лилия ханым шулай ди.

— Миңа — 66, иремә 62 яшь, — дигән ул "Ирек мәйданы"на. — Халит Башкорт дәүләт филармониясендә эшли. Уфада яшибез. Улларыбыз да безнең янда. Җәйне ел саен бакчада үткәрәбез. Әлеге чирнең гаиләбезгә ничек эләгүен белмим. Башта - Халит, ике көннән мин авырдым.

Халитнең үпкәләре — 60, минеке исә 50 процентка зарарланган, диделәр. Айнурныкы исә — 90 процент, үпкәсе челтәр кебек кенә калган, дип әйттеләр. Бу - .коточкыч чир, коралсыз сугышка тиң. Бик тиз тарала. Шуңа күрә кешеләргә, сакланыгыз, җиңел карамагыз, диясем килә.

Айнурга коронавирусның күпкә авыррак төре эләккән. Ул хәтта тын да ала алмыйча интеккән. Үпкәсенә томография ясатырга тиеш иде, өлгермәде...

Айнурны 29 яшемдә таптым. Безнең белән яшәде. Фатир алмыйча өйләнмим, диде. Без ярдәм итә алмадык. Үзебез дә 20 ел тулай торакта яшәдек. Ул бик шук бала иде. Тиктормас, хәрәкәтчән, янып яшәде. Сәхнәдә нинди, тормышта да шундый иде. Кулындагы агачтан да, ручкадан да көй чыгарырга мөмкин. Ул оста шофер да, пешекче дә, актер да, җырчы да, рәссам дә... Аллаһы Тәгалә аңа төрле яклап сәләт биргән. Фантазиягә бай бала иде.

Айнурны югалтуыбызга әле һаман ышана алмыйбыз. Карантинда калу сәбәпле, җирләүдә катнашмагач, безнең өчен ул гастрольгә киткән кебек.

— Улыбыз, чыннан да, сәләтле, универсаль егет иде. Нинди генә жанрны алса да, җиренә җиткереп башкарды, — дигән Айнурның әтисе Халит абый. — Икәү сәхнәдә вакытта күңелне горурлык хисләре биләп ала иде. Айнур 4 яшеннән гармунда уйнады. Бөтен Мәскәү, Казан җырчыларына аранжировка ясады. Гел татарча сөйләште. Мәскәүгә, чит илгә чакырулар булды, китмәде. Башкортстанда бер генә чара да улымның чыгышыннан башка узмады. Кызганыч, бернинди мактаулы исемсез бакыйлыкка күчте. Ә бит ул - 14 яшендә Швейцариядә узган конкурста “Дөньяның 7нче музыканты” исеменә лаек булган бала! Айнурыбызның исеме Башкортстанның Андреев исемендәге алтын китабына кертелде...

Фото: Инстаграм

Автор: Резеда Галикәева
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: