ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 ноябрь 2020, 17:37

Яңа елга әзерләнә башларга кирәк!

Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлек хакимияте башлыклары белән киңәшмә үткәрде.

Анда берничә мәсьәлә каралды, аларның беренчесе Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек мәсьәләләренә кагылды.

Шәһәр һәм районнарга хәзер үк Яңа ел шәһәрчекләрен төзекләндерүгә әзерләнә башларга, моннан тыш, торак пунктларда барлык бәйрәм чараларын шәхси саклану чараларын һәм дистанцияне үтәп үткәрергә тәкъдим ителде. Шәһәрчекләрне төзекләндерү 10 декабрьгә тәмамланырга тиеш.

- Пандемия аркасында быел, узган елдагы белән чагыштырганда, күбрәк шәһәрчекләр ясарга, торак йортларның ишегалларында яңа ел шәһәрчекләрен төзекләндерүне күздә тотарга кирәк. Бәйрәмнәрне шәһәр үзәгендә генә үткәрергә ярамый. Бу дөрес түгел. Гражданнарны кызыксындырырлык күңел ачу чараларын шәһәрнең төрле өлешләрендә оештырырга кирәк, - дип билгеләп үтте Борис Беляев.

Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, юлларга һәм тротуарларга ком-тоз катнашмасы сибү, күпфатирлы йортларның подъездларын һәм лифтларны дезинфекцияләү мәсьәләләрен дә карады. Социаль объектларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм дәваханәләргә аерым игътибар бирергә тәкъдим ителде.

Фикер алышу мәсьәләләре арасында «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы буенча проектларны тормышка ашыру һәм «Башкортстан ихаталары» программасы буенча территорияләрне төзекләндерү барышы да каралды.

Фото: редакия архивыннан.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/

Автор: Айгөл Юлъякшина

Читайте нас: