ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+19 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
1 декабрь 2020, 11:48

Элвин Грей яңа шоу тәкъдим итә

Аны оештыру өчен ул республикада билгеле шәхесләрне җәлеп итә. Нинди булыр бу чара?

Популяр җырчы Элвин Грей яңа шоу булдыру өстендә эшли. Бу хакта ул социаль челтәрләрдәге битендә сөйли. Үз аккаунтында зур коллектив белән төшкән фотосын куйган һәм яңа проектны оештыруда аларның барысы да катнашуын билгеләп үткән.

"Команда белән шундый "штурм" ясадык. Барысы бергә җыелды һәм яңа проект турында фикер алыштылар. Яңа шоу ясаячакбыз", - дип белдерә Элвин Грей.

Әлегә музыкант яңа проектның детальләрен һәм нечкәлекләрен аныкламаска карар иткән.

Исегезгә төшерәбез, музыкант «Яшьлек шоу - 2020» Бөтенрусия яшьләр фестивалендә җиңүче өчен продюсер булачак. Әмма монысы башка проект.

Фото: "ВКонтакте"


Автор: Резида Валитова

Чыганак:https://kiziltan.rbsmi.ru/

Читайте нас: