ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
31 декабрь 2020, 19:55

Ак, саф кардай ак бәхетләр

Гомәр Фазлетдинов

Тетрәп, Җир йөзен кузгатып,
Үтеп китте Күсе ел.
Халкыбызга борчу өстәп
Кире килмәс инде ул.
Көтелмәгән хәл-вакыйга
Хатирәләргә дә бай.
Кешелек дөньясы шаһит
Галәм күктән Кояш, Ай.
Кырыс тормыш кануннары
Гомер бакый үзенчә.
Хыял чынга ашмый кала
Һәрчак түгел безнеңчә.
Көн-төн вакыт җилә алга,
Еллар бара алмашып.
Гомерләр тиз үткәнгәдер
Яшибез һәр көн ташып.
Үгез елына ышаныч баглап
Язсын матур үтәргә.
Язмышыбыз йомгак җебен
Зирәк, җиңел сүтәргә.
Ак, саф кардай, ак бәхетләр,
Кил син алып Яңа ел.
Югары үрләргә менгәндә
Уңай барсын йөргән юл.
Рухи халәт югары калып
Бүгеннән үк әзер бул.
Читайте нас: