ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 гыйнвар 2021, 13:15

2021 елда Башкортстан халкын нинди мәдәни вакыйгалар көтә?

Республиканың Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, алдагы ел мәдәни вакыйгаларга бай булмакчы.

Язучы Сергей Аксаковның – 230, мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың – 190, язучы һәм драматург Нәҗип Асанбаевның – 100, язучы Сергей Довлатовның 80 еллыгына юбилей чаралары көтелә.
2020 елда узасы Халыкара фольклор иҗаты фестивале – Бөтендөнья Фольклориада – 2021 елның җәендә уздырылыр дип планлаштырыла.
Михаил Нестеров исемендәге сәнгать музееның 100 еллыгына багышланган бөтенрусия күргәзмәләре оештырылачак. Юбилей чаралары, төбәк Башлыгы указы нигезендә, 2020 елда булырга тиеш иде, ләкин пандемия белән бәйле рәвештә алар кичектерелде.
Уфада Милли музейның тагын бер филиалы – Валериан Альбанов исемендәге полярчылар музее – барлыкка киләчәк. Музей Свердлов урамы, 88 адресы буенча Соловьевларның элеккеге йортында урнашкан. Хәзер анда экспозицияне ремонтлау һәм урнаштыру эшләре бара. Музей 2021 елның маенда ачылыр дип көтелә.
Режиссерлар Айнур Әскәров, Булат Йосыпов яңа кинопроектлар өстендә эшли.
Әйдәп баручы иҗат коллективларының гастрольләре планлаштырылган. 30 гыйнварда Мәскәүдә Чайковский исемендәге Концерт залы сәхнәсендә Милли симфоник оркестр чыгыш ясаячак. Милли симфоник оркестрның Берлин филармониясе сәхнәсендә гастрольләре турында да килешүләр бар. Башкорт опера һәм балет театры труппасы Санкт-Петербургтагы Мариин театры һәм Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә чыгыш ясарга җыена. Русия буенча гастрольләрне Фәйзи Гаскаров исемендәге Дәүләт халык биюе ансамбле дә планлаштыра.
Циркны, Рус академия драма театрын һәм Башкорт курчак театрын реконструкцияләү көтелә. Шулай ук «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, Уфа шәһәренең 450 еллыгына әзерлек башлана.
Чыганак: Башинформ, https://tulpar.rbsmi.ru/
Фото: bashopera.ru.
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас: