ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
7 гыйнвар 2021, 16:10

Тәтешледә Гали Чокрыйның туган көнен билгелиләр

Чаралар 8 гыйнварда, шагыйрьнең туган көнендә туган җирендә – Тәтешле районында башланачак.

Башкортстанда күренекле башкорт шагыйре, мәгърифәтче, галим, дин эшлеклесе, башкорт халкының Кара Табын ыруы вәкиле Гали Чокрыйның тууына 195 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү планлаштырыла һәм әзерлек алып барыла. Чаралар 8 гыйнварда, шагыйрьнең туган көнендә туган җирендә – Тәтешле районында башланачак.
Иске Чокыр авылында 10 сәгать 30 минутта аның йорт-музеенда тактаташ ачылачак. Кунаклар музей белән мәчеттә булачак, Гали Чокрыйның күмелгән урынын караячак.
Югары Тәтешле авылында тарих-туган якны өйрәнү музеенда Гали Чокрыйның тормышына багышланган күргәзмә оештырыла, ул 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
“Әсән Хан токымнары” концерт программасы “Табын ыруының тарихы” театрлаштырылган номеры белән ачылачак. Анда “Аргымак” этно-рок төркеме һәм Zainetdin шоу-проекты катнашачак, дип хәбәр итәләр Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан. Тантананы ачу 15.00 сәгатьтә каралган.
Чыганак: Башинформ, https://omet-rb.rbsmi.ru
Фото: Башинформ.
Читайте нас: